Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Герое Иван Додосов махсус хәрби операциядә үз батырлыгы турында сөйләде

Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Иван Додосов махсус операциядә башыннан ук катнашты һәм әле дә анда хезмәт итә. Аның танк ротасы куелган барлык бурычларны намус белән үтәвен сөйләде ул.

«Торак пунктларның берсен азат иткәндә бетонланган оборонаны юк итәргә кирәк иде. Ул бер көн генә түгел, ә сигез ел диярлек әзерләнгән. Барысы да ныгытылган һәм миналаштырылган. Аларның көчләре безнекеләрдән ике тапкырга диярлек өстен иде», - дип сөйли Додосов.

Россия хәрбиләре оборонаны турыдан юкка чыгарырга тырышкан, әмма килеп чыкмаган. Шул вакытта безнең танкистлар хәйләләргә уйлаган һәм Украина хәрби көчләре оборонасына урман аша чыккан.

«Без машиналар белән урман кистек һәм дошман тылына чыктык. Без аларның танк ротасы булганын белмәдек. Алар безгә, безнең өч танкка каршы контратакага чыкты. Бу бәрелештә без үзебезне яхшы яктан күрсәттек. Безнең техникага күп эләкте. Безнең танк взводы аларның танк ротасына каршы тору дуэлен намуслы һәм лаеклы узды», - диде Додосов.

Иван Додосовның взводы мөмкин булмаганны диярлек эшләде. Россиянең өч танкы Украина хәрби көчләренең танк взводына каршы торудан тыш, безнең хәрбиләр дошманның җиде танкын юк иткән, икесен трофей буларак яулап алган, тагын берсе шунда янып беткән.

Иван Додосовка «Алтын Йолдыз»ны быел җәй көне РФ саклану министры Сергей Шойгу шәхсән тапшырды.

Иван Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Татарстанның Питрәч районында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан танк училищесына укырга кергән һәм яхшы тәмамлаган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев