Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Родники моей жизни” китабы дөнья күрде

Шушы көннәрдә генә карендәшебез шагыйрь Егор Уткинның рус телендә “Родники моей жизни” (“Күңелемә коя чишмәләр”) шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Әлеге җыентык “Мәгариф-Вакыт” нәшриятында басылган. Китапны презентацияләү 7 ноябрь көнне Язучылар берлегендә 17 сәгатьтә булачак. Кичәгә көтәбез.

“Көнчыгыш, шул исәптән татар әдәбияты, нигездә, шигъри. Әдәбият белгечләре моны төрки халыкның милли фикерләү сәләте белән аңлата. Шуңадыр да, безнең талантлы шагыйрьләребез күп. Егор Уткинның поэзиясе дә дөньяны үзенчә образлы кабул итүе турында сөйли. Ул халыкның тормышын, табигатьне, көнкүрешне шигъри сизгерлек белән кабул итә

Егор  Уткин  катлаулы  һәм  болгавыр заман кешесе. Шуңа карамастан, аның шигырьләре якты төсләргә бай. Алар җылы, лирик, романтика белән сугарылган  (“Мәхәббәт  каласы  салалар”,  “Минем  романтикам”).  Шагыйрь бик күп шигырьләрен хезмәт, мәхәббәт,  яшьләргә  (“Нәзирә”  поэмасы) багышлый.  Уткин  әсәрләре вакыт  таләпләренең  барысына  да сизгер  җавап  бирә  (“Бир  кулыңны, Хиросима”,  “Безнең  заман”).  Төрле тематика,  күтәренке  кәеф,  заманча тормышка караш, авторның хис­тойгыларын  көзгедәй  чагылдырып, аның шигырьләре эчтәлегенә килеп керә.

Егор Уткин шигърияте  аның талантын безнең көннәргә, туган ягы табигате, чишмәләре аша  китереп җиткерә. Сүз дә юк, “Күңелемә коя чишмәләр”  (“Родники моей жизни”)    җыентыгын  рус  телендә  чыгарганнан соң авторның шигырьләре туган телендә генә түгел,  башка укучыларда да сокланырга мөмкинлек туды”, ­дип  китапка рецензия язган филология  фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең  Тел,  әдәбият  һәм сәнгать  институтының  баш  фәнни хезмәткәре,  Татарстанның  атказанган  мәдәният  хезмәткәре,  Айсылу Садекова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев