Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әрәмгә үтмәгән гомер

Гомер үтә дә үтә. Казанда яшәп, пенсиягә чыккач, Кукмара районы Пчеловод авылында яшәүче дустым Мария Матвеевага февраль башында 60 яшь тулды. Бу яшькә җиткәч, артка борылып, эшләгән эшләрне барлыйсы килә. Гомер әрәм үтмәгәнме, үзең киткәч җир өстендә файдалы эшең каламы? Бу якыннан белгән дустымны, мин эшен җиренә җиткереп башкаручы, тырыш,...

Керәшен газетасы "Туганайлар"да керәшеннәр өчен "Новый Завет"ның тулы кенәгәсе чыгуы турында яздылар. Ул кенәгәне кулыбызга алгач, бик сөендек. Изге Җазуларны XIX гасырда керәшенчәгә кайтаручылар Николай Ильминский, беренче керәшен священнигы Василий Тимофеев булган булса, XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында Изге Җазуларның керәшенчәгә әле тәрҗемә ителмәгән өлешен священник Михаил Чурашов белән Мария Матвеева тәрҗемә итеп, алар тырышлыгы белән "Җаңа Законъ" чыкканын беләм. Бу кенәгәдән соң, Мария әле тукталмыйча, инде менә ун ел һаман шул эш белән шөгыльләнә, бүгенге көндә священниклар заказларын үтәп, алар белән акафистларны, иманнарны керәшенчәгә кайтара. Аннан тыш әле аның үзе тәрҗемә иткәннәрне бәхиллек белән бастырып чыгарган кенәгәләреннән: "Августин кыскартып төзегән Псалтир", "Атнаның һәр көнендә укыла торган акафистлар җыентыгы", "Алла Анасының Казанда табылган төсенә акафист", "Үлгәннәрне күмү рәте" (Чин погребения), бу темага караган барлык иманнар, каноннар белән бергә, "Авраамий Болгарскийга акафист", "Алла Анасының Псалтиры", тагын башкалар бар. Священник Михаил Чурашов үлгәннән соң, керәшеннәр өчен Изге Җазуларны керәшенчәгә тәрҗемә итү белән бүген баы тик Мария Матвеева гына шөгыльләнә. Бу эшне эшли алынырлык бүтән кеше әлегә күренми.

Санкт-Петербургтагы Библия оешмасы белән тәрҗемә эшләре буенча аралашканда, бу шәһәрнең Этнография музеенда Марияның тырышлыгы белән "Керәшен бүлеге" төзелгән (Петербургка баргач, күрергә туры килде), ул алып килгән экспонатлар бик югары бәяләнеп, бу бүлеккә нигез салган өчен музей директоры, атказанган культура хезмәткәре В.Гусман аны грамоталар белән бүләкләп, рәхмәт хатлары җибәргән. Библия оешмасы "Перевод Библии" журналында аның фотосын бастырып, эшләгән эшләрен язып чыккан булса, шулай ук "Живая старина" журналы керәшен халкы турында, Марияның үз халкы буенча керткән хезмәтләре турында язып чыккан иде.

Олы юбилеен зурлап үткәрик дигән тәкъдимгә ул: "Илле яшьлек юбилеемны чиркәүдә литургия итеп үткәрдем. Батюшка тулы бер литургияне безнең туганнарга гына багышлап, исәннәрен, үлгәннәрен, барысын искә алды. Моннан да олырак итеп билгеләп үтү була аламы соң? Мин бит тугач та коклюш (бума ютәл) белән авырганмын. Үпкәләргә бик нык салкын тиеп калып, гомер буе авырудан баш чыкмады, ничә тапкыр үлемнән калдым. Шушы яшькә кадәр гомер биргән, яшәткән Ходайга тау итеп, быел да юбилеемны чиркәүдә үткәрмәкче булам. Гомер булса, әле эшлисе эшләр бар, Ходайдан булышлык сорармын",- диде. Күрәсең, Үзенә кирәклеләрне Ходай саклап тора, вакытсыз үлемгә бирми.

Мария дускаем! Сиңа саулык-сәламәтлек, тәрҗемә эшләреңдә уңышлар, сабырлык-түземлек, җан тынычлыгы теләп калам. Ходай бу эшләреңдә Үзе булышсын. Син әле безгә бик кирәк.

Анастасия Андреева,

Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев