Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ришат Фазлыйәхмәтов әнисе – Луиза түтинең үлеме турында: «Ишек төбендә 5 сәгать буе елаганмындыр»

Җырчының әнисе – Мамадыш районының Түбән Әрнәш (Теплое Болото) авылы кызы.

ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов иң якын кешеләре: әти-әнисен, бертуган абыйсын ничек югалтуы хакында сөйләгән.

"Әнинең дә үлеме аянычлы булды. Кыш көне кар көрәргә чыккан да кар астындагы бозга таеп егылган. Хастаханәгә баргач, кирәкмәгән дарулар салганнар. Шуннан аягына бөтенләй баса алмый башлады. Сеңлекәш белән абый күрше райондагы хастаханәгә алып баргач, баскычтан менгәндә «шарт» иткән тавыш чыга. Әни аңын югалта. Кар көрәгәндә егылгач, бот сөяге чатнаган булган икән. Баскычтан менгәндә шул сынган.

Йошкар-Олага алып китеп, әнигә операция ясадылар. Наркозны күбрәк биргәннәрме икән, шуннан соң әнинең хәтере белән проблемалары башланды. Урын өстендә озак ятканга үпкәсенә су җыела торганга әйләнде. 

Филармониядә концерт куеп кайтуыма, «әни китте» дип, абый шалтыратты. Ишек төбенә утырып, бер 5 сәгать буе елаганмындыр. Әни белән бәйле бөтен хатирәләрне искә төшердем", - дип сөйләгән Ришат.

Интертат
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев