Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: Мин кияү эзләргә бармадым

Җырчы Римма Никитина "Беренче канал"ның "Давай поженимся" тапшыруында төшеп кайтты

Римма, ничек анда барып эләктең син?

- Көз көне үк бу тапшыруга чакырдылар. Интернеттан әлеге тапшыруның редакторы үзе  табып язды. Баштан үзем дә ышанмаган идем.  Менә апрель башында төшеп кайттым.

Егетне алдан күрсәттеләрме?

-Алдан бернәрсә дә әйтмәделәр. 39 яшь, өйләнмәгән, доктор икәнен генә белдек.

Римма, сиңа 39 яшьлек ир-атлар кирәк мени соң?

-Мин бит анда кияү эзләргә бармадым. Мин үземне күрсәтергә бардым, җырларымны бөтен Россия халкы ишетте.

Сиңа катнашкан өчен акча түләделәрме?

-Юк, түләмәделәр. Бару-кайту, тору чыгымнарын тапшыру үз өстенә алды.

Егет нишләп сине сайламады?

-Әлеге дә баягы гастрольләрем аркасында.

 

Тулырак җаваплар тапшыруда:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев