Римма Никитина керәшен булуны кулайрак күрә
Җырчы быел да Качмануда суга чумылган
Яшь җырчы Римма Никитинаны күрдегезме соң? Бәкегә чумганын диюем. Бөтен чыгышын «Зажжем!» – дип башлаган Римма Качману йоласын башкарганда да репертуарын үзгәртмәгән: матушкасы көйләп тора, бәкегә таба атлаган Римма шул сүзен әйтеп, суга чумыла. Никитина Инстаграмда беренчеләрдән булып дини йола үтәвен күрсәтүчеләр рәтенә дә керер әле ул – кыюлыгы белән болай да күпләрнең хушын ала торган иде. Син динең буенча кем соң, кебек сораулар да еш килә җырчы кызга. Римма анысына да аныклык кертеп, җавап бирә: «Әнием чип-чиста татар минем, әтием – керәшен. Шулай булгач – мин керәшен. Бәкегә чумуны һәр елны башкарам. Алла минем өчен бер, мәчеткә йөрисеңме син, чиркәүгәме, мөһим түгел, иң мөһиме – аңа ышанырга кирәк».
Автор: Гөлнара Җәлилова
Сәхнә журналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев