Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина Элвин Грейга кияүгә чыга? (видео)

Яшь җырчы Римма Никитина Элвин Грейга багышлап җыр язган. Элвинның «Кияүгә чык син миңа» җырына каршы «Син миңа өйлән давай» дип җырлый ул. Римма бу рәвешле пиар ясыймы, әллә чынлап та Радикка гашыйк булганмы? - дип яза Tatar today сайты.

«Радикның иҗатына күптәннән гашыйк мин. Аның белән дуэт җырлау - минем хыялым. Ләкин янына килеп бергә дуэт җырларга тәкъдим итсәм, бу бик баналь булыр иде. Шуңа күрә тәкъдимне җыр аша ясадым. Күптән түгел Радик та, мин дә бер юбилейда чыгыш ясадык. Шул юбилейдан кайтканда, юлда җырның сүзләре язылды. Радик белән күрешү мине шулай илһамландыргандыр, күрәсең. Җырчы буларак кына түгел, егет буларак та миңа ошый ул», дип сөйләде Татар Тудей хәбәрчесенә Римма Никитина.

Җырның көе Элвин Грейның «Кияүгә чык син миңа» җырыннан алынган. Римма Радикның үзе белән сөйләшмәсә дә, җырны Элвин Грейның продюсерына күрсәткән. «Продюсеры Александр шаккаты һәм бик ошатты. Ачулану, тиргәү кебек нәрсә булмады», ди Римма. Җырчы хәзер Радикның фикерен көтүен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев