15 июльдән Россия паспортларында гаилә хәлен, 14 яшькә кадәрле балаларны теркәү ирекле калды. Кем тели, шул терки
"Мин паспортта балалар булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки әти-әни бала тудырган икән, үз өсләренә җаваплылык та алырга тиеш. Документта теркәлгән әйбер җаваплылык өсти кебек.
Минем беркайчан да йөргән егетләремнең паспортын ачып караганым булмады. Язылышмыйча торучылар да күп. Андый парлар танышларым арасында да бар. Мин алай яшәүгә каршы түгел, ләкин ир-ат бала туган очракта үз исемен, фамилиясен бирергә тиеш. Баласын танудан курка икән, минем өчен ул ир-ат түгел, ә чүпрәк. Минемчә, өйләнешү турында штамп ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәткә берни бирми."
Нет комментариев