Римма Кузнецова: "Тормыш гел карадан гына тормый"
Мамадыш шәһәрендә яшәүче Римма тормышында сынаулар күп булса да, үз бәхетенә юлны тапкан.
Иң рәхәт еллар
Минем бала чагым башка авыл балаларыныкыннан бик аерылмый. 1972 елда январь аеның чатнама суык көннәреннән берсендә, Мамадыш районының Җөри авылында, Мария һәм Александр Семеновларның дүртенче балалары булып дөньяга килгәнмен. Ике дәдәм, апам, энем бар. Тәтәй белән нәнәй – гади колхозчылар, фермада сыер савучы һәм скотник, кочегар булып эшләделәр. Тәрбияне күбрәк әбиебез – Дурый Татые бирде дисәм, ялган булмас. Ул безне – оныкларын, күрше-күлән балаларын ияртеп, урманга җиләккә, чикләвеккә, гөмбәгә алып йөрде. Табигатькә карата сакчыл караш, матурлыкка соклану, керәшен йолаларына ихтирам хисләрен шуннан алганмындыр, балаларны яратуым да әбием йогынтысыдыр. Һәр үләннең шифасы турында, табигатьтәге бар тереклекнең дөньяга ямь бирүе хакында күңелләргә сеңдерерлек итеп, матур сөйли иде.
Авыл мәктәбендә 3 класс укыгач, 4-8 классларны күрше Түбән Шүләнгер мәктәбендә дәвам иттек. 10 кыз, 7 малай дус-тату, бердәм булып, укып йөрдек. Өч авыл баласы кушылып, бер класста 26 бала укыдык. Безгә татулык, дуслык, авырлыкларга бирешмәү, кешелеклелек сыйфатларына нигез шушы чорда салынгандыр. Колхозга бәрәңге алышырга йөреп, укуның бер ае узып китә. Урманга куаклар утыртырга, язын калган салам эскерте төпләрен яндырырга йөрүләрне хәзер сагынып искә аламын. 9нчы классны күрше Шәдше мәктәбендә дәвам иттек, интернатта яшәдек. Хәзерге кебек автобуслар йөртмәде. 10нчы классны 1989 елны үзебезнең Җөридә яңа ачылган мәктәбендә укыдык. Беренче чыгарылыш буларак, мәктәп тарихына кереп калдык.
Аннан соң, Түбән Камага юл алдым. Дәдәм Петр гаиләсе белән шунда яши, шуңа сайлаганмындыр ул шәһәрне.
Педагогика училищесының тәрбиячеләр әзерли торган төркемендәге 30 кызның 10сы – мамадышлылар. Тулай торак тормышыннан зарланмадык, тырыштык, күңелле яшәдек. Уку еллары сабын, порошок, ярма “талон”га бирелгән заманга туры килсә дә, “попутка”ларга утырып йөрсәк тә, иң рәхәт вакыт булган икән.
Урлап кайткан килен
Яшьлек – үзе олы бәйрәм, кызганыч, бик тиз үтә. Егетләр белән йөрмәдем. Әллә кыргый булганга, әллә житез булганга, клубтан озата менгән егетләрдән тиз кача идем. Дөресрәге, башкалар белән очрашырга өлгермәдем, язмыш мине 18 яшьтә күрше авыл егете Валерий белән бәйләде. Бер ел йөргәч, укуны тәмамлауга, өйләнештек. Кияүгә чыгу үзе бер кызык вакыйга булды. Туксанынчы елларда мотоцикллы егетләрнең авторитеты зур иде. Валерий җәен безнең авылга “Иж” маркалы кызыл матаена утырып килеп, яшь кызлар күңелен яулый белде. Ә бер көнне: “Әйдә, мотоциклда йөрергә өйрәтәм,” – диде бу. Ничек инде йөрергә өйрәнәсе килмәсен, мин ризалаштым. Утырып киттек, ярыйсы гына йөртәм. Юкәчегә килдек, үз өйләре янына килеп туктадык, “Кереп кенә чыгыйк әле өйгә”, – диде. Карышып торырга да калдырмады, җилтерәтеп алып кереп тә китте. Шулай калдым Юкәчедә. Мине “урлады” булып чыкты. Ул нәнәсенә “Килен алып кайтам”, – дип киткән булган. Икенче көнне иртән мичтә килен коймагы пешердем.
Валерий – семьяда алтынчы малай, аннан соң ике сеңелесе бар. Төпчек малай төп йортта калырга тиеш булганга, без шунда яши башладык. Ирем – шофер, мин – балалар бакчасында тәрбияче, биатай – бригадир, бианай белән әби – пенсионерлар. Килен хезмәте куеп, 17 ел үтеп китте, авыр эштән курыкмадым, печән вакытында йөк өстендә тордым, кибән дә куештым.
Мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы
Алты килендәш, биш биагай, ике печкәчәм тату яшәдек. Мин төп йорттагы килен бит, ошатмаган вакытлары да, сүз ишеттергән чаклары да булмады димим.
Бер-бер артлы ике кыз алып кайттык. Колхозның көчле вакытлары узып, таркала башлаган чорда ирем һәм берничә ир-ат, Төмән ягында вахта методы белән эшләп алдылар, аннан яңадан авылга кайттылар.
Язын иске нигездәге йортны сүтеп, көзгә яңасын төзеп кердек. Бура күтәргәндә авыл белән өмә ясадылар. Кыш җиткәч, гөрләтеп өй туе уздырдык. Авырлыклары күп булса да, тормышыбыздагы бу яңалыкны зур алга китеш дип санап, килен генә дип карауларына игътибар итмичә, күтәренке рухта яши башладык. Яңа өйне котлап, малай алып кайттык.
Шулай матур гына яшәгәндә, салкын февраль аенда, мине тол калдырып, балаларны ятим итеп, 38 яшендә ирем мәңгелеккә китте. 1 яшь тә 7 айлык булып калган улым, әтисен фотодан күреп кенә белә. Валерийны югалту йөрәккә төзәлмәслек яра салды. Өч балабызны – Елена, Светлана, Александрны кочаклап елаган көннәрем күп булды. Озак та үтмәде, түземлегем бетеп, туган авылыма, әти-әни йортына кайттык. Чөнки ирем белән үзебез төзегән йортта артык була башладык. Өч бала белән сыймадым, яшәргә бирмәделәр. Хәзер инде ул чакларны уйласам да, күзләремә яшь тула.
Шулай да тормыш гел карадан гына тормый, мәрхәмәтле кешеләре дә очрап куя, уңышлары, бәхетле мизгелләре дә була. Иремнең еллыгын уздырган көнне безгә Мамадыштан ипотекага алган квартирыбызның ачкычын тапшырдылар. 2009 елдан без шәһәр кешеләре булдык. “Ләйсән” балалар бакчасында эшли башладым. Бакчабыз, тәрбиячеләр районда, республикада төрле конкурсларда югары урыннарны яулый. 2017 елны читтән торып Алабуга институтын тәмамладым. Ике кызым да югары белем алдылар, тырыштылар, улым бүгенге көндә 9нчы класста укый. Өч оныгыма яраткан әби дә әле мин.
Төрле авылдан килеп, Мамадышта яшәүче һәнәр ияләре, керәшен дип, җан атучы кызлар, егетләр белән бергә, “Урагай” фольклор ансамбленә йөрим.
Туган авылымда, инсульт кичергән нәнәм янында да еш булырга тырышам. “Туганайлар” газетасына ел да язылам, көтеп алып, рәхәтләнеп укыйм, җыеп-саклап барам.
Римма КУЗНЕЦОВА.
Мамадыш шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев