Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Кузнецова: “Әбием табигатьне, матурлыкны, балаларны яратырга, йолаларны сакларга өйрәтте”

Мамадыштан Римма Кузнецова балалар тәрбияләүдә милли бәйрәмнәрнең әһәмиятен истә тотып, керәшен халкының “Өй саклау” йоласы сценариен язган

Римма Александровна белән әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез:

– Үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

– Мин  1972 елның 7 январында Мамадыш районының Җөри авылында Семенов Александр һәм Марияларның дүртенче балалары булып туганмын. Ике дәдәм, апам, энем бар. Тәтәй белән нәнәй гади колхозчылар, фермада сыер савучы һәм скотник, кочегар булып эшләделәр.

– һөнәрегез турында да сөйләп китегез.

– 1989-1991 елларда Түбән Кама шәһәрендә тәрбияче һөнәрен үзләштердем. 2017 елны читтән торып Алабуга педагогик институтын тәмамладым.

– Педагог эшен сайлагансыз, балалар белән эшләве кыен түгелме?

– Балаларны бик яратам мин. Безгә тәрбияне күбрәк әбиебез – "Дурый Татые" бирде дисәм, ялган булмас. Әбием Татьяна Андреевна безне, күрше-күлән балаларын да ияртеп, урманга жиләккә, чикләвеккә, гөмбәгә йөри иде. Әбиемнең балалар белән эчкерсез сөйләшүе, табигатькә карата сакчыл карашы, миндә дә матурлыкка соклану хисләре уятты, балалар белән эшләүгә кызыксыну тудырды. Шул вакытларда ук укытучы булу хыялына кереп чумдым.

– Үзегезнең гаиләгез, балаларыгыз бардыр?

– Юкәче авылы егете Валерий Кузнецовка кияүгә чыгып, авылда төп йортта яши башладык. Өч балабыз: Елена, Светлана, Александрга тормыш бирдек. Тик тормыш иптәшем мине тол калдырып, балаларны ятим итеп, 38 яшендә, мәңгелеккә калдырып китте. Ул чакта мин үз авылыма, әти-әни йортына кайттым. Авыр көннәрне исемә төшергәндә дә, йөрәк сыкрап куя.

Иремнең бер еллык ашын уздырган көнне безгә Мамадыш шәһәреннән ипотека квартирының ачкычын тапшырдылар. 2009 елдан без шәһәр кешеләре булдык. Ике кызым да югары белем алдылар,тырыштылар, ә улым исә, бүгенге көндә 9 класста белем ала.  Өч оныгыма яраткан әби дә әле мин.

– Хәзерге вакытта кайда эшлисез?

– Мамадыш районының 12нче "Ләйсән" балалар бакчасында эшлим. Мөдиребез Миләүшә Загидуллина, өлкән тәрбияче (методист) Валентина Белова, татар теле тәрбиячесе Миннур Фатыйхова һәм барлык тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, башка хезмәткәрләр дус-тату булып тәрбия эшен алып барабыз.

Бакчабыз һәм анда тәрбияләнүче балалар,тәрбиячеләр районда, республикада төрле конкурсларда югары урыннарны яулый. Районда беренчеләрдән булып, Республика смотр-конкурсында катнашып, 2014 елны "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын алуга ирештек. Бакчабызның даны, дәрәжәсе югары урында. Балаларны заман таләбенә туры килерлек итеп тәрбияләргә тырышабыз. Шулай ук, республика күләмендә уздырылган "Ел тәрбиячесе" конкурсларында катнашып призлы урыннар яуладым.

– Эшегездә милли бәйрәмнәргә, йолаларга игътибар бирәсезме?

– Бакчабызда милли бәйрәмнәрне еш уздырабыз. 2021 елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, төрле халыкларның бәйрәмнәрен өйрәнү максаты белән, проектлар эшләдек. Рус, татар, мари, чуваш, удмурт, керәшен бәйрәмнәрен тирәнтен өйрәндек. "Өй саклау" йоласын үземнең үсмер чакта, өй сакларга йөргәнне искә алып яздым.

Анда “Тукмак тәгәрәтешле”, “Йолдыз санау”, ”Капкалы”, “Станоклы”, “Борылдырыш” уеннары, “Чүпләмле” биюләрен уйный идек. Уеннар һәм йолалар иң әһәмиятле тәрбия чарасы булып тора. Чөнки, алар – халык иҗаты җимеше. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең борынгы чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба. Алар ярдәмендә бала үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә.

– Эштән буш вакытларыгызда нишлисез?

– Мамадышның  “Урагай” керәшен ансамбленә (җитәкчесе -  Татьяна Петухова) йөрим. Уеннар өчен курчакларга киемнәр тегәм, бәйлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев