Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рифат Зарипов Вадим Захаров өчен борчыла

Ул минем якын дустым, бик әйбәт кеше, - ди ул

"Интертат" татар эстрадасы йолдызларының нинди автомобильләрдә йөрүләре турында язма язып чыкты. Язмада Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев, Ринат Рахматуллин, Мөнир Рахмаев, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм башка җырчыларның машиналарын барлаганнар. Рифат Зарипов 5,5 миллионлык «Мерседес GLS» машинасында йөри икән. Җырчының беренче транспорты «Минский» матае булган. 

«Минский» белән шактый йөргәч, абыйдан калган «Ява» матаена утырдым. Бу минем 16-17 яшьлек вакытлар. Йөри-йөри ул «Ява» таралды. Аннары әниләр машина алырга тәкъдим иттеләр. Безнең авылда 55 меңгә генә бер «шестерка» машинасы сатыла иде. 25 меңен әти-әниләр биреп, калганына үзем җыйган акчаны кушып, шуны алып кайттык. Машиналы тормыш шулай башланып китте минем. Аннары «ундүртле» машинасына күчтем. Анысында яшьлек юләрлеге белән бәрдердем… Кабат тагын «ундүртле» алдым. Аннары «Киа Серато» дигән машинага утырдым. «Киа»дан соң «Тайота Ленд Крузер Прадо» алдым. Аның белән бик яратып дүрт ел йөргәннән соң «Мерседес»ка күчтем. Бу минем алтынчы машинам буламы соң инде? Санап бардыгызмы? 

«Мерседес» күпме торамы? Мин алганда 5 миллион ярым иде. Хәзер 8 миллионга күтәрелгән. Шушы арада гына Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаев «Мерседес» алдылар. Язсагыз, Гүзәл белән Фирдүс Рифатныкы кебек машина алганнар, дип языгыз, яме.  

Мин менә Вадим Захаров өчен генә бик борчылам. Ул минем якын дустым, бик әйбәт кеше. Үзе һаман «Киа Рио»да йөри. Ул да эшләр әле, Алла бирса, ул да алыр әйбәтрәкне. Коронавирус кына бетсен», - дип җавап биргән артист Рифат Зарипов. 

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев