Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рябовлар – Сәвәләй авылының күркәм гаиләсе

Гаилә! Бү төшенчәгә барлык җиһан сыйгандыр.

Зәй районының Сәвәләй авылында гомер итүче әлеге матур гаилә турында авылның мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева сөйләде:

“Авылыбызның иң зур урамнарының берсе – Котовскийда яшәүче Елена һәм Григорий Рябовлар гаиләсе белән таныштырабыз. Григорий дәдәй белән Елена түти 1990 елда таныша. 1991 елның 16 мартында Чаллы шәһәрендә язылышалар.1 992 елда туган якның ямьле саф һавасы,челтерәп аккан чишмә сулары сагындыра аларны. Озак уйлап тормыйча, яшь гаилә Сәвәләй авылына, төп йортка кайтып урнаша. Төп йортта Григорийның әнисе белән 25 ел бергә яшиләр. 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Роман 1992 елның 20 апрелендә туган. Бүгенге көндә нефть тармагында  хезмәт куя. Өйләнгән. Икенче уллары Данил 1998 елның 30 августында дөньяга килгән. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә мебель фабрикасында эшли. Хатыны, баласы бар. Төпчек уллары Никита 2003 елның 20 январендә туган. Бүгенге көндә Чаллыда "Кариб" заводында эшли.

Григорий дәдәй бүгенге көндә лаеклы ялда. Елена түти  СМП оешмасында хезмәт куя. Елена түти сүзләре буенча алар гаиләсе бик бәхетле".

 

Авыл җирендә көн күрүче бик күпләр кебек, Рябовлар да маллар, кош-корт асрый, бәрәңге утырталар, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәләр һәм тормышны тырышлык  белән алып баруларына горурланалар, сөенәләр. Аларның бәхетле булып яшәү серләре дә шуннан гыйбарәт.

Елена Рябова:

“Картым белән бергә бәхетле картлык көтәбез. Иң зур бәхетебез – балаларыбыз һәм оныкларыбыз. Без аларның яратуын, җан җылысын һәм ярдәмен тоеп яшибез. Ә инде безнең ярдәм кирәксә, чын күңелдән шатланып булышабыз. Туган җиребездә, үз авылыбызда, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез туфрагында яшәвебез белән дә бәхетле без”, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев