Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри авылы Питрау дип җөри

Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивален бәйрәм итү өчен зур әзерлек бара.

Бу хакта безгә мәдәният йорты хезмәткәрләре хәбәр итте.
– Питрауны авыл халкы көтеп ала. Кайсының балалары, оныклары бергә җыела, күптән күрешмәгән туганнар очраша. Ул көнне һәр йортның капкасы ачык, кунаклар каршы алу, кунаклар озату белән өй эче гөрләп тора. Әлегә бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Төрле авыллардан килеп, мәйданны чистарталар, буйыйсы урыннарны буйыйлар, төзәтәсен төзәтәләр. Үзебез дә авыл урамнарын чистарту өстендә эшлибез, юл кырыйларындагы печәннәрне чабабыз. Шул ук вакытта, “Көмеш тәңкә” фольклор ансамбле белән чыгыш ясарга да әзерләнәбез, – дип сөйләде Римма Игнатьева.
Бәйрәм керәшеннәрнең күңелләрендә булган туган җирне ярату хисләрен, йолаларына тугрылыкны, аларны саклап калуга омтылуны, бердәмлекне чагылдыра. Авыл халкы ел да шундый зур масштабта бәйрәм һәм кунаклар кабул итә. Бер дә зарланмый, түземсезлек белән Питрауны көтә, аннан соң инде, җиң сызганып печәнгә төшә, уракка чыгарга вакыт җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев