Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри авылы фельдшеры Рая Никитина: "Авылыбызда вакцинациягә каршы килүче юк"

2021 ел кайсы ягы белән хәтерләрдә калган? Яңа 2022 елны ниндирәк уй-хыяллар белән каршы алалар?

Рая НИКИТИНА, Мамадыш районының Җөри авылы фельдшеры:

– Авыл халкы өчен 2021 тыныч үтте.

Илебездә коронавируска каршы вакцина ясату башланды. Авылыбызда вакцинациягә каршы килүче юк. Кешеләр аның кирәклеген аңлап, үз теләкләре белән ясатырга килделәр. Коронавирус белән чирләүчеләр дә аз булды, даруларны да вакытында бирделәр.

Шәхси тормышка килгәндә, гаиләмдә бар да яхшы. Балаларыбыз бар. Оныкларыбыз үсеп килә. Быел гаиләбездә сөенечле вакыйга булды. Уртанчы улыбыз Вадим өйләнде. Икенче елларга алардан онык та өмет итәбез. Башка балаларымның да тормышлары тыныч, матур булды.

Юлбарыс елында, карендәшләремә сәламәтлек телим. Киләсе ел үз сөенечләре, хәере белән генә килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев