Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро-фотода – Мамадышның Кумырык һәм Дүсмәт кешеләре

1960 елларда төшерелгән әлеге фотоны Дүсмәт авылында яшәүче Мария Петрова нәнәсенең төсе итеп кадерли, чөнки 5 яшьлек вакытында ул әнисез калган.

Бу фотода аның нәнәсе (кара алъяпкычтан), тәтәсе һәм нәнәсенең Анна исемле тутасы сурәтләнгән.

Мин – Дүсмәт авылындагы Тараз Питеренең төпчек кызы, нәнәм Начтый исемле булган. Тәтәй нәнәмне Мамадыш районы Кумырык авылыннан алып кайткан. Нәнәйләрнең Кумырыктагы кушаматлары – Сандыйлар. Җырак бабам – Иван, ә җырак әбием Маланңа исемле. Җырак әбием Шэдче Башы кызы.Аларның 5 балалары (4 кыз, 1 малай) булган. Нәнәм мина 5 яшь чагымда үлеп киткән.
Ә инде Дүсмәттәге кушаматка килгәндә, безнең Таразлар кушаматы бабайдан калган. Бабай Тарас исемле булган. Әле дә бер хәл истә тора: мәктәптә укыганда рус әдәбиятында "Тарас Бульба" дип аталган роман белән танышасы көнне мин укырга бармадым, чөнки малайлар мине үчекләп йөрерләр, дип курыктым. Тарас бабайларның кушаматы элек Күгәрченнәр булганнар. 

Нәселемнең кешеләре тырыш, намуслы, кешеләргә хөрмәт белэн караучылар булганнар. Тәтәйнең дәдәсе Микай колхоз председателе булып эшли башлагач, сугыш башланган һәм иң беренчеләрдән булып сугышка алынган. Ленинград блокадасында һәлак булды, дигән хәбәре килгән, - дип истәлекләре белән бүлеште Мария Петровна. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев