Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро фото. Григорий Николаевич Бормотин

Әлеге фотоны Якты Күл авылыннан Казаковлар гаиләсе кадерли ядкарь итеп саклый.

Бу фотода Григорий Николаевич Бормотин сурәтләнгән. Ул үз заманына карата хәлле крестьяннардан исәпләнгән. Алты почмаклы йортлары, тегермәне булган, итек баскан, Бакыр тавында бакыр эзләгән. Хатыны Марина белән дүрт бала үстергәннәр. Григорий Николаевичның кушаматы «терки, терекөмеш» булган. Аңа бу кушаматны терекөмеш кебек тере, уңган булган өчен биргәннәр.

Григорий Николаевич улы Филиппны Ташкентка укырга җибәргән. Филипп 1937 елда югары хәрби пехота училищесын бетергән. Фин, Бөек Ватан сугышында катнашкан.

-Филипп дәдәйнең хатыны Мелания Сәвәләйгә укытучы булып килгән. Ә Филипп дәдәй үзе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Менә шушы фотоны истәлекле кадерле ядкарь итеп саклап, ерак бабаларыбызны искә алабыз. Аның кайсы елларда төшерелгәнен дә белмибез. Ләкин фотоларда тарих саклана бит, — ди Николай Казаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев