Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро фото: Дүсмәттәге бакчада – Чыршы бәйрәме

Әлеге фото 1984-85 елларда Мамадыш районының Дүсмәт авылы балалар бакчасындагы Чыршы бәйрәмендә төшерелгән

Кызлар – “кар бөртекләре”, ә  малайлар  “нәни принц” костюмнарыннан чыршы тирәли, парлап-парлап, әйләнеп бииләр. Фоторәсемнән күренгәнчә, бу Яңа ел костюмнарын балаларга әниләре үз куллары белән теккән. Фотода алгы планда – Григорьевлар һәм Козловларның балалары.

Ул елларда авылдагы бакчага 30лап бала йөргән. 1968 елда ачылган балалар бакчасы авылның уртасында урнашкан, аның үз яшелчә һәм чәчәк бакчалары булган. Бакчаның беренче мөдире – Мария Жилкина.

“Агачтан салынган бакчага туксанынчы еллар башында капиталь ремонт ясаттык. Стена-идәннәре тышланып, матур рәсемнәр ясалды, электрлы җылыту системасы булдырылды. Ремонттан соң 35 бала җыелды. Бакчага 3 яшьтән генә йөрергә тиеш булсалар да, авыл җирендә эш күплектән, 9 айлык балаларны да алырга туры килде. Бик күңелле һәм гөр килеп яшәгән вакытлар булды ул. Без – 5 тәрбияче иртәнге 7дән кичке 6ларга кадәр бакчада балалар белән була, төрле кызыклы бәйрәмнәр оештыра, уеннар уйный идек. Мәктәп һәм колхоз белән бик тыгыз эшләдек. Балаларны юл уңаенда очраган машинага утыртып, Мамадышка экскурциягә, циркка алып барулар гына да ни тора! 2001 елда бинага газ да кертелде”, – дип искә алды 1987-2004 елларда мөдир булып эшләгән Марзыя Вахитова.

Балалар саны кимү сәбәпле, 2007 елда бакчаны ике катлы мәктәп бинасына күчерәләр. Бүгенге көндә Дүсмәттәге бакчада 4 бала тәрбияләнә. Акман авылыннан да балаларны китереп йөртәләр.  

Хөрмәтле газета укучылар! Шушындый ретро фотоларыгыз булса, безгә 8 917 250 97 95 номеры аша ватсапка юллагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев