Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикакүләм Питрау бәйрәменең көне билгеле булды

Татарстанның Этнофестивальләр картасында күрсәтелгән мәгълүмат буенча Җөридәге Питрау 15 июльдә узачак.

ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан узган брифингта Татарстанның Этнофестивальләр картасы тәкъдим ителде.

«Быел да, башка елда да безнең бурычларның берсе – һәр халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу, популярлаштыруга ярдәм итү, безнең территориядә яшәүче халыкларның милли тиңдәшлеген саклап калу һәм үстерү», - диде мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында.

Мәдәният тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурс үзәге белән берлектә әзерләнгән Этнофестивальләр картасына республикада узучы 80гә якын этник фестиваль кертелгән.

Картада фестивальләр узган муниципаль район һәм фестиваль турында мәгълүмат бирелгән. Билгеле булса, узачак көне күрсәтелгән.

Фестивальләр арасында ел саен Җөридә уза торган масштаблы "Питрау" да бар.

Республика күләмендә Питрау бәйрәме 15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак.

Чыганак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев