Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикада иң зур әкият герое Аҗдаһа - Теләче паркында

Аның биеклеге — 6 метрдан артык, озынлыгы — 19 метр, киңлеге исә 5 метр. Теләчелеләр бер атна дәвамында 2024 ел символын эшләгән.

Район халкы, килгән кунаклар Аҗдаһа сыны янына фотога төшәргә, матурлыкка сокланырга килә.

— Ике ел рәттән республика күләмендә иң зур сын ясап танылу алдык. Әлеге фигураларны зәңгәр экраннар аша да курсэттелэр. Быел да сынатмаска дип уйладык. Актив район халкы тырышлыгы белән иң зур сын ясалды. Без әлеге персонажны табигый материалдан барлыкка китердек — ди Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның Яңа елга әзерлек комиссиясе рәисе Динар Гыйниятуллин. — Теләчедә бәйрәм рухы сизелә инде. Чыршы рәсми рәвештә ачылачак, техникалар Парады узачак, бизәлгән атлар, тракторлар, аэрочаналарга утырып, Кыш бабайның килүе көтелә. 2024 ел РФ Президенты Указы нигезендә — Гаилә елы, ә Республикабыз Рәисе Указы буенча Фәнни-технологик үсеш елы дип билгеләнде.

Бу вакыйгалар барысы да Ял паркындагы фигураларда чагыла. Алар утыздан артык. Анда төрле әкият геройлары да, балаларга шуу өчен тау да бар. Оешмалар үз территорияләрен бизәде, район күләмендә аерым бәйге оештырыла. Районыбыз район, авыллар бизэлеше буенча республика бәйгесендә 1–2 урыннарны алып килә. Быел да сынатмаска исәп.

Эльмира Котдусова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев