Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика күләмендәге «Автобабай» ярышында карендәшебез җиңде

Бу ярышта өченче мәртәбә катнашкан Алексей Еремеевка бу юлы бәхет елмайды.

“Автобабай”ның үзенчәлеге шунда ки, анда 60 яшьтән узган ир-атлар машина йөртү осталыгы буенча ярышалар. Аның беренче этабы һәр районда аерым уза. Районда җиңү яулаган “бабай” зона бәйгесенә юллама ала. Республика күләмендәге соңгы этап бөтен “автобабайлар”ны Казан шәһәренә җыя.

Быел бу ярыш финалына чыккан 19 кеше арасыннан барлык биремнәрне югары баллга үтәп, “Автобабай” исеменә чыгышы белән Чистай районының Бахта авылыннан булган, бүгенге көндә Чистайның үзендә яшәүче Алексей Еремеев лаек булды.

Алексей Михайловичның машина йөртү стажы – 50 елга якын, ул – 1976 елдан рульдә. Моңа кадәр дә ул ике тапкыр ярышта катнашып, финалга узган булган.

Быел исә ныклап әзерләнеп, юл кагыйдәләрен дә, барлык маневрларны да искә төшереп, үз районы данын Татарстан күләмендә яклаган.

Борчылдым, әлбәттә, бераз сизелгәндер. Ләкин полигонда фигуралы йөртү буенча бирелгән алты биремне дә барлык таләпләренә туры китереп үтәдем. Билетларга да бер хатасыз җавап бирдем. Бу ярыш машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруны бераз хәтерләтә, бирелгән вакыт кына чикле. Дөрес эшләп чыгу гына җитми, тизлеккә дә сыныйлар, – дип сөйләде ул.

Җиңүчегә истәлекле бүләкләр – кубок, истәлек медале, премия һәм машина йөртүче өчен кирәк-ярак җыелмасы биргәннәр. Алексей Еремеевны райондашлары – ГАИ бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” бүлеге җитәкчесе Светлана Сидорова котлаган.

“Автобабай-2022”дә җиңүче киләсе елда бу ярышта катнаша алмый. Шуңа күрә Алексей Михайлович тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Сүз уңаеннан, аңарда остазлык сәләте бар. Көрәш мәктәбендә тренер булып эшләгән, ә 90нчы елдан ГАИның район начальнигы булып эшләгән. 2013 елдан лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә хатыны Полина Федоровна белән 5 оныкларын үстерешәләр.

Фото: Алексей Еремеев шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев