Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның карендәшләргә мөрәҗәгате

Хөрмәтле карендәшләр, делегатлар, кунаклар! Моннан ун ел элек сез, зур ышаныч күрсәтеп, минем өскә бик олы җаваплылык салып куйдыгыз. Республика керәшен оешмасы идарәсенең җитәкчесе итеп сайладыгыз. Әлбәттә, төп эшемнән башка да күп төрле җәмәгать эшләрем булгач, бу йөкне бик җиңел дип әйтеп булмый. Үзебезнең керәшеннәр өчен шактый тырышырга туры килде....

Хөрмәтле карендәшләр, делегатлар, кунаклар!

Моннан ун ел элек сез, зур ышаныч күрсәтеп, минем өскә бик олы җаваплылык салып куйдыгыз. Республика керәшен оешмасы идарәсенең җитәкчесе итеп сайладыгыз. Әлбәттә, төп эшемнән башка да күп төрле җәмәгать эшләрем булгач, бу йөкне бик җиңел дип әйтеп булмый.

Үзебезнең керәшеннәр өчен шактый тырышырга туры килде. Докладтан күренгәнчә, һәм үзегез белгәнчә, шушы елларда байтак эшләр эшләнгән. Шул исәптән, Татарстан Фәннәр Академиясе составында керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү бүлеге барлыкка килде. "Туганайлар" газетасы чыгып килә. Дәүләт керәшен фольклор ансамбле төзелеп, уңышлы гына эшләп килә. Байтак районнарда керәшен оешмалары төзелде, булганнары эшләрен җәелдереп җибәрде. Дөрес, бу әле бөтен районнарга да кагылмый. Алда эшлисе эшләр дә бик күп.

Минемчә, иң зур куаныч - керәшен оешмасына яшьләр килү. Яшьләребез республика халыклары яшьләре арасында үзләрен актив күрсәтәләр. Бусы куаныч булса, юанычы - балалар тартыла башлавы. Бу турыда күп әйтелде һәм языды.

Иң мөһиме - хәзер яшьләребез, балаларыбыз авыз тутырып, горурланып "мин керәшен" дип әйтәләр. Ә бит әле шушы йөзьеллык башында гына кайбер яшьләребез керәшен булулары турында әйтергә кыенсына башлаганнар иде. Ул вакыттан соң күп үзгәрешләр булды. Ә бу үзгәрешләрне тизләтү өчен, алга бару өчен безгә бердәмлек кирәк. Ә арабызда, һаман шул 20 ел элек туган үпкә белән йөрүче, җиң сызганып эшләү урынына, гел зарланып яшәүчеләр дә бар. Бу безнең эштә өстәмә кыенлыклар тудыра. Кайвакыт Иван Андреевич Крылов мәсәлендәге "Лебедь, щука и рак" ка охшый башлыйбыз. Бәлки, бу безнең кайбер кардәшләрнең эшләнгән эшләр турында белмәвеннән дә киләдер. "Туганайлар" газетасына да бик аз язылабыз бит.

Безнең православие динебез дә үпкә, ачу саклап яшәүне җазык дип өйрәтә. Бу өлкәдә - халыкны дин юлына кайтару өлкәсендә дә, бик күп тырышлыклар кирәк әле. Дөрес, соңгы вакытта священникларыбыз белән күбрәк аралаша башладык. Әмма эшлисе эшләр дә бик күп. Керәшен чиркәүләре генә түгел, булганнарында да керәшенчә келәүләр җитми.

Керәшен оешмаларында өлкән буын белән яшьләр арасында - бушлык. Урта буын юк дәрәҗәсендә. Эшләүчеләрдән гаеп эзләргә түгел, җиң сызганып эшләрлекләрне эшкә тартырга кирәк. Яшьләр арасыннан белгечләр әзерләү кирәк. Керәшен һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү бүлегенә аспирантурага чакырып торалар. "Туганайлар" газетасына журналистлар җитми. Белгечләр тәрбияләүне Мәскәү, Петербург аркылы да эшләп булыр иде. Әмма алар, башкалада укыганнан соң, безгә әйләнеп кайтырмы? Үзебезнең Казанда да белгечләр әзерләрлек уку йортлары, фәнни оешмалар бар.

Кыскасы, алда торган бурычлар зур. Аларны чишәр өчен, керәшеннәр берләшеп эшләргә тиеш.

Әлбәттә, бу бурычларны үтәр өчен материаль база кирәк. Бүген аны булдыру өстендә зур эш бара. Булачак Керәшен мәдәни үзәген сафка бастыру буенча зур ярдәм күрсәткән Президентыбызга һәм дәүләт структураларына, һәммәсенә зур рәхмәтебезне белдерик.

Конференциядә катнашучыларга, халкыбыз өчен җан атып йөрүчеләргә дә зур рәхмәт. Шушы юлда барыгызга да уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев