Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рекрут җыруы

Бу “Рекрут җыруы”н безнең редакциягә “Казансу” фольклор ансамбле җитәкчесе Ләйсән Абакаева юллады. Ансамбль репертуарындагы ул җыруны элгәре Питрәч районының Әлбәдән авылында егетләрне армиягә озатканда яшьләр урам әйләнеп җырлаганнар.

Су буйлары киртләч-киртләч,

Киртләчләре бетәр боз киткәч.

Авыр әче алманы ашавы,

Читен икән илләрне ташлавы.


Авыл урамнары җәмле иде,

Җәмлелеге бетәр без киткәч.

Сандугач сайрый ла киртәдә,

“Сез булмассыз, – дип – иртәгә”.


Өй түрендә үскән миләшне

Беркемнәр дә әйтмәс шул “балан” дип.

Су тирәнлеге биш аршын,

Чыгып ук китә бу башым.


Чит җирләрдә җөргән чакта

Беркемнәр дә әйтмәс шул “балам” дип.

Әнекәем, җаныма килсәнә,

Хәлләрем авыр ла, белсәнә.


Җәй көннәрдә, түтәл-түтәл,

Яшелләнеп үсәләр суганнар.

Авыр әче алманы ашавы,

Читен икән илләрне ташлавы.


Исән барып сау кайтырга

Теләкләрне теләгез, туганнар.

Сандугач сайрый “чүт-чүт” дип,

Анда дусларың җук-җук дип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев