Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Регина Павлова: «Ым кагучылар бар, ә йөрәгемне яулаучы юк»

Мамадыш районының Юкәче авылы кызы Регина ПАВЛОВАны күпләр «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор анасамбле солисткасы буларак белә. Нечкә күңелле, хыялый дип әйтә ул үзе турында. Елмаюы белән үзенә каратып торган җырчы карендәшебез белән иҗаты, шәхси тормышы турында сөйләштек. Күңелендә йөрткән зур хыялы белән дә уртаклашты.

— Җырлау сәләте сиңа бәләкәйдән бирелгәнме?
— Безнең әби-бабайлар җыруга оста булган, бәйрәмнәрдә дә башлап җырлаганнар. Ләкин гаиләдә иҗат юлы буенча китүче — бер мин. Балалар бакчасына йөргәндә әни беренче тапкыр сәхнәгә чыгарды. Шуннан әкренләп конкурсларда, концертларда катнаша башладым. Шулай да, 11 класс бетергәч, җырны сайламадым, Казан дәүләт университетының экология факультетына кердем. Ләкин, ярты елдан соң, моның үземнеке түгеллеген аңладым. Һәм "Бәрмәнчек«кә киттем. Бу — минем беренче эш урыным. Яңа уку елында Казан дәүләт сәнгать институтына, Винера Ганиеваның «Сольное народное пение» кафедрасына укырга кердем. Студент еллары эш белән уку йорты арасында йөгереп узганга, студент булуның тәмен татырга өлгермәдем. Инде 11 ел «Бәрмәнчек»тә эшлим.

— Ялгызың гына җырларга теләмәдеңме?
— Ялгыз җырлау турында уйласам да, андый теләгем тиз сүрелде. Үземне ансамбльгә багышладым. Мин инде «Бәрмәнчек» белән бербөтен. Тормышымны фольклордан, халык җырларыннан башка күз алдына китермим. Бу юлны сайлаганыма үкенмим. Ходай кушмаган эш юк диләр, барысы да шулай булырга тиеш булган, димәк.

— Ансамбльдә эшләү җиңел түгелдер.
— Эшкә урнашкач та, ярты ел чамасы авыррак булды. Ансамбльдә команда булып эшләү мөһим. Хәзер инде сәхнә — минем өчен эш урыны. Еллар узу белән дулкынлану хисе дә бетте. Башка ансамбльдә эшләү уе булмады. «Бәрмәнчек»тә бер гаилә кебек без, керәшен фольклоры җанатарлары эшли. Иҗат дөньясында бу ансамбльдә үз урынымны таптым. Отпускка киткәндә дә эшемне сагынып кайтам.

— Башка җирдә эшләп карау теләге булмадымы?
— Миңа 22-23 яшь булганда, беренче тапкыр самолетка утырдым. «Бәрмәнчек» белән Болгарияга очтык. Анда бортпроводницларны күрдем һәм бу профессиягә гашыйк булдым. Аннан кайткач «Кайда укыталар?», «Күпме укырга?» дип эзләнә башладым. Яшермим, 3 тапкыр Мәскәүдә махсус әңгәмәдә булдым. 2019 елда отпуск вакытында беренче тапкыр барганда, ул күбрәк танышу кебек булды. Күреп, белеп кайттым. Анда инглиз теле бераз «подвел». Ә аны яхшы белү — төп критерий. 2020 елның башында бер авиокомпаниягә үттем, инде укырга барырга тиеш идем, ләкин, кызганычка, ковид аяк чалды. Дөресен генә әйткәндә, авиокомпанияләргә эләгүе бик җиңел түгел. Күңелдә һаман бортпроводница булу, гражданская авиациядә эшләү хыялы яши. 

— «Бәрмәнчек» белән «Гөргөри кияүләре+» театральләштерелгән тамашада үзеңне актриса буларак та сынап карадың...
— Андагы Үринә роле — актриса буларак, беренче тәҗрибәм. Бәләкәйдән үк «эх, берәр спектакльдә уйнасаң иде», дип хыялландым. Һәм ансамбль белән «Гөргөри кияүләре+»н куябыз дигәч, миңа төп рольләрнең берсен бирделәр. Хыялым чынга ашканын сизми дә калдым. Халык яратты. Ул вакытта Гөргөри ролендәге артист Николай Дунаевның киңәшләре бик ярдәм итте. Кызганыч, аның белән озак эшли алмадык. Анда алган тәҗрибә әле хәзер театральләштерелгән тамашаларда да ярдәм итә. Аннан соң Гөргөри ролендә Олег Фасылҗанов булды. Һәр артистның үз почергы дигәндәй, аның белән спектакльгә яңа сулыш кереп киткәндәй булды.

— Үзең дә шундый керәшен туе ясар идеңме?
— Әгәр ясасаң, аны җиренә җиткерергә кирәк — спектакльдәге кебек, элгәречә, һәр йоласын туры китереп. Минем өчен туй — ике кешенең бәйрәме, әти-әниләрне таныштыру да. Яшь барган саен фикер үзгәрә. Хәзер инде мин, гомумән, зур туй ясарга теләмим, ул хакта уйлаган да юк.

— Йөргән егете бармы?
— Ым кагучылар бар, ләкин йөрәгемне яулап алучы юк. «Смс»лар гына язып ятучыларны яратмыйм, ул бала-чагалык. Бушка вакыт үткәрәсе килми. Егет кешенең җитдилеге эшендә күренә. Беренче адым ясап, күрешергә чакырсалар, башка эш. Ләкин хәзерге егетләр, ялкаурак. Минемчә, ир-ат күп сөйләшмәскә, аның тормышка үз планнары булырга һәм гаилә алып бара белергә тиеш. Минем өчен тагын бер мөһим момент: бер-береңне тулыландырып тору.

— «Кряшен чибяре-2008» титулы иясе дә бит әле син. 
— Анда катнашканда миңа 15 яшь иде, һәм, нәкъ шул елны 1нче урынга 50 мең сум акчалата бүләк бирә башладылар. Конкурс мин катнашкан ел белән чагыштырганда бик нык үскән. Анда катнашучы кызларга ак көнләшү белән карыйм хәзер. Конкурсның әзерлек этапларын узалар, сәхнәгә яхшы әзерлек белән чыгалар, матур киемнәр, аларның барысын осталар бизәндерә... 2019 елда Питрауның 20 еллыгы уңаеннан, 1нче урынны алган кызларны җыйдылар. Үзебезне тагын бер кат «Кряшен чибяре» итеп хис иттек, шул вакытка кайтып килгән кебек булды. Без «Бәрмәнчек» белән «Кряшен чибяре» сәхнәсендә ел да чыгыш ясыйбыз, шунда читтән күзәтәм кызларны. Чыгыш ясыйсыбыз булмаса, шунда утырып, рәхәтләнеп карар идем.

— Буш вакытларың ничек уза?
— Хоббилар күп. Мин сәяхәт итәргә яратам. Кем белән барыйм икән дип кеше эзләп, көтеп утырмыйм, үзем генә билет алып, рәхәтләнеп чыгып китәм. Аеруча Кавказны яратам. Кая гына барсам да керәшен кызы дип, керәшеннәрнең кем икәнен сөйләп, таныштырып йөрим (көлә). Сәяхәт, таулар, табигать мине тынычландыра, илһамландыра, мин шулай көч җыям. Телләр өйрәнәм: инглиз, төрек... Хыялымда — кытай телен өйрәнү. Буш вакыт булдымы, китаплар укыйм, Казан урамнары буйлап йөрим, ял итәм. Авылны да онытмыйм.

— Киләчәккә күз салсак, 5-10 елга нинди планнар корасың?
— Кызганыч, әлегә үзем генә җырлар яздырырга вакыт җитеп бетми, ә шулай да уйлар бар. Ул этнофолк стилендә булачак. Күбрәк, халык җырларына, керәшен җыруларына бераз заманча сулыш кертеп, яшьләр дә тыңларлык итеп яздырыр идем. Иҗат кешесе җырдан башка тора алмый. Башка эшкә китсәм дә, иҗатта булачакмын. 

— Хәзерге эстрада, җырчылар турында ни уйлыйсың?
— Мин эстрада җырчысы түгел. Хәзер үзен артист дип уйлаган һәр кеше җыр яздыра да, клип төшерә дә сәхнәгә чыга. Хәзер бездә цензура да юк. Күпләр җырның сүзләренә дә артык игътибар бирмиләр. Сикереп биеп булса, ул инде «хит». Кызганыч, халыкка да шул ошый. 

— Әңгәмә өчен рәхмәт, Регина!

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев