Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкының төп принцибы – кайда туган, шунда кирәк булып яшәү

Без Тукай районының горурлыгы булган, авыл киләчәгенә уңай йогынты ясаучы карендәшләребез турында сөйләргә булдык

Людмила Адамова нәкъ менә шундыйларның берсе, керәшен халык мирасын барлау һәм саклау, мәдәниятен үстерү өчен зур тырышлык куя. Ул авылларның бүгенге тормышы, мәшәкатьләре, үсеше һәм мәдәнияте хакында сөйләде.
– Мин – Мәләкәстә туып, шушы авыл мәктәбен бетергән кеше. Кече яшьтән үк тормышым һәм язмышым үзебезнең район белән бәйле. Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлап, берничә ел мәктәптә укытучы булып эшләдем.
Укытучы булсам да, клуб тирәсеннән узганда, йөрәк дөп-дөп килә башлый, “мин биредә эшләргә тиеш, бәхетем – шунда”, дип уйлый идем. Әбием миңа керәшен җыру-такмакларын өйрәтте. Ә мин аларны бәйрәмнәрдә, туйларда җырладым, – дип искә алды Людмила Николаевна.
“Питрау”ларын ил таный
Мәләкәстә беренче “Питрау” фольклор ансамблен 1986 елда ук Раиса Прохорова оештырып җибәрә. Алар көйнең бөтен нечкәлекләрен тоеп җырлыйлар. Аннан соң, Анна Анисимова аларны җыеп, төрле фестивальләргә йөртә, уңышларга лаек булалар.
Әбиләрдән күп кенә керәшен җыруларын яздырып калалар, алар ярдәме белән фольклорны торгызып, “Питрау” ансамбль эшчәнлеген җайга салып җибәрәләр. Әкренләп коллектив яшәреп тора. Ул вакыттагы әбиләрнең күбесе инде юк. Хәзер өлкәннәр, урта яшьтәгеләр һәм балалар коллективлары бар. 2007 елда “Питрау” ансамбленә халык исеме бирелә. Балалар барысы да керәшеннәр булгангадыр, көйләрне бик тиз отып алалар, дөрес итеп җырлыйлар. Чиркәүдә “певчая” булып йөрүче, музыка белеменә ия Роза Семенова балаларга иман җыруларын өйрәтә. Алар бик тырышып, җиренә җиткереп башкаралар. Бу коллективның хормейстеры – керәшен егете Леонид Кузьмин. Биюләрне куючы Татьяна Солдатова рус милләтеннән булса да, халкыбызның биюләрен ныклап өйрәнә, коллективның уңышларына үзеннән зур өлеш кертә. Ансамбль җырлап-биеп кенә калмый, йолаларны оста сәхнәләштерә. Хәзерге вакытта Людмила Адамова Мәләкәс мәдәният йорты директоры булып эшли. Биредә сәнгать җитәкчесе – Марина Казанцева, аның үзенең коллективлары – урта яшьтәгеләр, кечкенәләр һәм “Җакын туганнар”.
"Җакын туганнар” фольклор коллективы 2016 елда Иске Җирекле авылының “Ибанау” (Иванов день) халык бәйрәменә әзерлек вакытында оеша. Бүгенге көндә коллективта 11 кеше шөгыльләнә.
Мәләкәс бик җайлы урында урнашкан. Чаллыдан 8 генә километр ераклыкта. Авылда ике этажлы мәктәп, анда белем алучы укучылар саны – җитмештән артык. Бакчада кырык бала тәрбияләнә. Мәдәният йорты, китапханә бар. Шәһәр якын булгач, анда китеп эшләүчеләр байтак. Авыл елдан-ел яңара, матурая, өйләр төзелә. Халык әйбәт яши. Ел да зурлап Питрау бәйрәме уздырыла. Элек бәйрәмгә атлар белән дә чыкканнар. Җидешәр ат бизәп, табигатьнең искиткеч матур урынына – каеннар белән уратып алынган бәйрәм мәйданына төшкәннәр. Хәзер ат асраучы юк диярлек икән.
Мәләкәс мәктәбендә музей да эшли. Авыл халкы экспонатлар җыюда, авыл тарихын, геройларны, күренекле кешеләре турында мәгълүматлар барлауда актив катнашкан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев