Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Равил Шәрәфиев исемендәге фестивальнең финалында керәшен авыллары көч сынашты

Алар татар театрының иң күренекле спектакльләрен сәхнәләштерделәр

Балык Бистәсе районында Камал театры актёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән театр коллективларының өченче район фестиваленең финалы узды. Биредә Алан-Полян, Таулар, Казаклар Чаллысы, Бирдебәк, Югары Тегермәнлек авыллары мәдәният йортлары катнашты.

Казаклар Чаллысы авыл мәдәният йорты Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү", Бирдебәк авыл мәдәният йорты Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә", Югары Тегермәнлек Фәйрүзә Бәйрәмованың " Сандугач балалары...", Алан-Полян һәм Таулар мәдәният йортлары берлектә Гөлшат Зәйнәшеваның "Гайфи бабай, өйлән давай!" спектаклен тәкъдим иттеләр. Жюрида Хәлидин Әхәтов, Ирек Зарипов, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев, Балык Бистәсе районының мәдәният йорты режиссёры Илназ Шакиров булды.

Сайлап алу турларында барлыгы 24 мәдәният йорты һәм клубы катнашты. Барлыгы 12 спектакль күрсәтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев