Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Равил Шәрәфиев Николай Дунаев турында: «Имәннәргә дә чират җитте»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев турында да истәлекләр генә тупларга калды менә.

Мондый югалтулар бик авыр. Тормышта ниндидер бушлык барлыкка килә төсле. Аны бүтән кешенең иҗаты, яңа образлар белән дә тутырып булмый. Бары тик җылы хатирәләр, иҗат юлыннан бергә атлаган коллегаларының якты истәлекләре генә юаныч була ала. Наил абый Камал театрының легендар щепкинчыларының берсе, республика керәшен җәмгыятенең терәге, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры иде.

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев аның турыда:


– Безнең Галиәсгар Камал театры дигән зур гаиләбез бар. Һәм шул гаилә эчендә 62нче ел инде щепкинчылар дигән кече гаилә яшәп килә. Без шактый нык, гомерле халык булып чыктык. Шушы яшьтә дә безнең шактый гына кешеләребез исән, әле җитмәсә театрда эшләп тә ятабыз. Щепкинчыларның кайберләре, йомшаграк агачлар китеп барды. Хәзер физик яктан иң нык, иң озын гомерле булыр дигән Дунаебызны да озаттык. Димәк, имәннәргә дә чират җитте.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев