Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәссам Виктор Селивёрстов: «Бер дә белмәгән, күрмәгән кешеләрне дә ясыйм»

Алабуга районының матур табигатьле Шүрнәк авылында Екатерина һәм Александр Селивёрстовларның искиткеч сәләтле Виктор исемле уллары дөньяга килә. Ходай аңа тирә-юньдәге матурлыкның төсен югалтмыйча кәгазьгә төшерү һәм әкият геройлары образларын җанландыру осталыгын биргән. Бүген Виктор Селивёрстов — Татарстан рәссамнар союзы члены.

Карендәшебезнең рәсем ясарга сәләтле булуы бәләкәй чагыннан ук билгеле була. Иң яратып ясый торган рәсемнәре барысы да диярлек табигатькә багышлана. Әлбәттә, туган авылының гүзәллеге моңа зур сәбәп була. Рәсемгә осталыгын күреп, әнисе Викторга төсле карандашлар, буяулар, рәсем дәфтәрләре еш ала. 

Үсеп җитеп хәрби хезмәткә алынгач та, Викторның сәләтен белеп, бизәү-рәсем төшерү эшен аңа тапшыралар. Армиядән соң Алабуга мәдәният йортында эшли ул, Алабуга сәнгать мәктәбен, Мәскәү халык сәнгать университетын тәмамлый. Соңрак, Яр Чаллы институтында графика факультетында белем ала. 

— Сәләт миңа Михаил бабамнан килгәндер. 1888 елгы бабамны авылда киемче Микайла дип йөртәләр иде. Ул озак еллар төрле баш киемнәре, туннар, толыплар текте. Аның эскизлар өчен рәсем ясавын без дәдәй белән идәндә утырып күзәтә идек. Шуңа күрә театр декорацияләре буенча осталыкка аңардан өйрәндем дип әйтергә була. Һәр уңышым өчен әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәт әйтеп, баш иям. Алар мине матурлыкны күрә белергә, яратырга өйрәттеләр, — ди Виктор Александрович. 

Виктор Селивёрстов иҗат иткән картиналарга карап, аның якты талант иясе икәнлеген аңлап була. Аңардагы рәсем осталыгы төрле жанрларда да бертөрле ачык күренә. Пейзажмы, портретмы, натюрмортмы — барысы да күңел җылысын биреп эшләнелгән, һәрберсенә зур тырышлык куелган һәм җанландырылган. Виктор Александрович язылган картиналары турында искә алып болай диде: «Картиналар бик күп. Барысы да бик кадерле. Шулай да, иң яратып эшләнгән картиналарым — портретлар. Үземнең якыннарымны, таныш-белешләремне, хезмәттәшләремне һәм бер дә белмәгән, күрмәгән кешеләрне дә ясыйм. Бәләкәй вакытымда ук фотографияләр карарга яраттым. Кешеләрнең, еллар узган саен төшкән фотоларын карап, алардагы үзгәрешләрне күзәтә идем». 

Ул ясаган портретларга карап, анда сурәтләнгән кешеләрне үз каршыңда басып торгандай хис итәсең, чөнки рәссам аларның йөзендәге һәр җыерчыгын, күз карашын, характерын ачып бирә. 

Танылган рәссам Виктор Селивёрстов бик күп күргәзмәләрдә катнаша. Эшләгән вакытта янында булганнарга мастер-класслар күрсәтә, яшь рәссамнарга үз киңәшләрен бирә. Бүгенге көндә Виктор Александрович Алабуга үзәк китапханәсендә бизәүче-рәссам булып эшли. Китапханәгә килгән кеше аның эшләренә игътибар бирми китми. Андагы матурлык кәефне күтәрә, җанга рәхәтлек өсти. Ул күп конкурс-фестивальләрдә зур үрләр яулый. Виктор Селиверстов Бөтенроссия Спас ярминкәсендә, шәһәр, республика, төбәкара сәнгать күргәзмәләрендә һәм симпозиумнарында катнаша. Аның эшләре Татарстан һәм Россиянең шәхси коллекцияләрендә саклана. 2022 елда Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә дә аның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды. Анда төрле сәнгать төрләрендә башкарылган 20дән артык эше тәкъдим ителде. Аның эшләре беркемне дә битараф калдырмады. 

Виктор Селивёрстов — Татарстан Дәүләт советы рәисенең Рәхмәт хаты иясе. Алабуга музей-тыюлыгы командасы белән бергә, ул — «Интермузей» музейлар фестивале җиңүчесе. Аның пенопластан ясалган төрле сыннарын бәйрәмнәрдә, күргәзмәләрдә файдаланалар. Нечкәлек белән ясалган алар: ат, шүрәле, әби белән бабай... Әйтерсең, бөтенесе дә чын, җанланып, йөреп китәрдәй кебек тоелалар.

«Күңел биреп эшләсәң, барысы да теләгәнчә килеп чыга. Хезмәтең кешене дә үзеңне дә, сөендерергә тиеш. Шул вакытта гына, үзеңне үз эшең остасы итеп тоя аласың», — ди рәссам.

Әле ул һәр Яңа ел алдыннан үз райондашларын боздан ясалган фигуралары белән дә сөендерә. Алар арасында төрле җәнлекләр, Кар кызы, Кыш бабай, биеклеге ике метрдан да артып киткән итекләр, 6 метрлы аждаһа да бар.

«Мондый фигуралар ясавы җиңел димәс идем, аларны ясау өчен шәп кәеф, фантазия һәм бик күп буш вакыт кирәк», — ди ул үзе дә.

Ул кардан барлыгы йөздән артык шундый олы сыннар ясаган. Аларның җылыта башлау белән эреп юкка чыгуына борчылмый рәссам.

«Кыска гына вакыт эчендә дә аларга карап күпме кеше соклана, күңел күтәренкелеге ала», — ди. 

Татарстан рәссамнар союзы члены Виктор Александрович туган ягын, аның табигатен, кешеләрне ярата. Бу сыйфатлары аңа хөрмәт уята. Аны еш кына Алабуганың төрле урыннарында мольберт куеп, рәсем төшерүен, иҗат итүен күрергә була. Янына килгән кешеләр танып сәламләшә, сүз алышып үтәләр. 

Асыл карендәшебез иҗат иткән Алабуга күренешләренә карап, берәүләр яшь чакларында йөгереп йөргән урамнарына, елга буйларына, урман аланнарына кайткандай була; икенчеләре картиналардан үзенә якын булган йортларны, биналарны эзләп таба. Рәссамның эшләре арасында күңелле балачакны искә төшерә торганнары да, уйландыра, хәтта күздән яшь китерә торганнары да шактый. Аларны караган саен карыйсы килә.

Әлбәттә, хезмәтеңдә уңышларга ирешү өчен, гаиләнең дә нык, якыннарыңның терәк булуы да кирәк. Виктор Александрович хатыны Гөлсинә белән аңлашып, матур яшиләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар бер-берсенә таяныч булып, һәр аткан таңның матурлыгына сокланып, һәрбер мизгелдән ямь табып гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев