Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рабит Батулланың Җиңү көне истәлеге

3 май көнне, Җиңү көне алды декадасы чаралары белән үрелеп, Камал театрында Рабит ага Батулланың 80 яшьлек юбилее гөрләп узды. Укучыларыбыз игътибарына авторыбызның Җиңү көне турындагы истәлеген тәкъдим итәбез

Миңа ул чакта 7 яшь. Зичәбаш исемле керәшен авылына әнием Мөкәррәмә укытучы итеп җибәрелгән иде. Җиңү көнен мин шунда - Зичәбаш авылында каршы алдым. Бөтен мәктәп укучыларын, барча укытучыларны ишегалдына чыгарып, тезеп бастырдылар да, Җиңү турындагы хәбәрне ишеттерделәр. Сафларны бозып, тәгәрәштек, уйнадык, көлештек, аннан ары  сун бөтенебезне ике рәтле сафка тезделәр, иң алга дүртенче сыныйфта укучылар, урта сыйныфтагылар, мин Сандыр Филиппов белән иң артта, без барыннан да бәләкәйрәк. Алдагы укучыларга ике барабан, бер быргы, иң озын укучы Түлегә кызыл байрак тоттырдылар. Барабаннар кагып, быргы кычкыртып, йөзләп укучыны Ерак басуга, чәчүдәге җиңгиләр, дәдәйләр янына Җиңү хәбәрен ишеттерергә юлладылар.

Кемдер җыру башлады, ул җыруның бер-ике сүзе әле дә булса хәтеремдә.

– Кызыл быргы уйна-уйна,

Бәр барабан, туйма-туйма,

Кызыл мылтык кыйна-кыйна,

Буржуйларны каты кыйна...

Ындыр табагында сугыштан кайткан кайсы аяксыз, кайсы кулсыз солдатлар да, әбиләр, җиңгиләр.

Без килгәнне җиңгиләр ерактан ук күреп алдылар, ни булды, дип каршы йөгереп чыктылар. Җиңү хәбәрен ишеткәч ындыр табагы бушап калды. Дәдәйләр ура кычкыра, кызлар көлешә, җиңгиләр кайберләре җылый, кайсылары алъяпкыч итәгенә йөзен яшерә, алар сугышта һәлак булып калган ирләрен, туганнарын уйлап кайгыра. Минем әни дә чәчүчеләр янында иде. Ул мине кочаклап алды, ул да җылый иде.

– Әни, син ник җылыйсың, син дә сөен! Сугыш бетте бит!– дим.

Безнең әти сугыш башында ук хәбәрсез югалган.

– Әни, минем дә әти кайтырмы?

– Кайтыр, кайтыр, балам! – ди әни.

Зур казанда чәчүчеләр өчен борчак ыштые пешә иде, аның тәмле исе борыннарны ярып керә. Колхозчылар үз тамакларыннан өзеп, шул борчак боткасы белән безне сыйладылар. Тамаклар тук, без авылга кайтып киттек. Ул көнне укымадык, бәйрәм иттек.

Күп тә узмады, төркем-төркем содатлар да кайта башлады. Күкрәкләре тулы орден-медальләр. Минем әти дә Зичәбашка кайтып төште, ул 1941 елда камалышта калып, әсир төшкән булган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев