Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рабит Батулла: “Бергә 40 елга якын гомер итәбез”

Язучы, татарның аксакалы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит БАТУЛЛА белән аларның Маяковский урамындагы иркен фатирында очраштык

Хәл-әхвәл белешкәч, аксакал түрдәге эш бүлмәсенә чакырды. Монда барысы да “Батуллача” — стенага сәгать, пәкеләр эленгән, китап киштәләре тезелеп киткән. Ә тәрәзә төбендә нинди генә бака сыннары юк! Башта Рабит абый һәркайсына аңлатма биреп узды. Аннан инде сорауларга күчтек...

“ТӘРБИЯ ТАБЫН ЯНЫНДА БАШЛАНА”
— Балалар тәрбиясе турында сөйләшик әле. Нурбәк белән Байбулатны ничек тәрбияләдегез? Гаиләдә “Әтиләр һәм балалар проблемасы” юкмы?
— Тәрбия табын янында башлана. Кайбер ата-ана “икеле” алган өчен ул-кызларын почмакка бастырып тота. Бу — тәрбия чарасы түгел, ә баланы ирегеннән мәхрүм итү дигән сүз.
Улларыбыз начар билге алып кайтса, әниләре: “Ярар, алары да дәүләт билгесе”, — дип әйтә иде. Алар өстендә кылыч тормады. Моның өчен әниләренә рәхмәт. Бу — бер. Икенчедән, балаларга бармак белән дә сукмадык. Бер кул күтәрсәң, моңа күнегеп китәсең бит. Балаларыбызның буш вакыты булмады. Шуңа да урам йогынтысына бирелмәделәр.
Улларым йөземә кызыллык китермәсен, дип куркып яшәдем. Инде картлык көнемдә аларның йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде, дип яшим...

— Хатыныгыз Рузия апа белән яшь аермасы — 17 ел. Моны сизәсезме?
— Өйләнешкәндә мин дә яшь идем бит (көлә.) Тормышта төрлесен күрдек. Туксанынчы елларда мин — каравылчы, ә Рузия урам себерүче булып эшли башлады. Әле анда танышлык белән генә урнаштым. Рузия ул хезмәтендә шактый эшләде. Үзгәртеп корулар булмаса, андый авырлыклар күрмәс идек, чөнки шактый иркен яшәп алдык. Кассада ике “Волга”лык акчабыз янды.
Өйдәге эшләрдән мин азат. Моның өчен хатыныма рәхмәтлемен. Кием-салым алу турында да уйлаганым булмады. Ипинең ничә тиен торганын белмәдем. Рузия — белгечлеге буенча икътисадчы. Тормышта да бик төгәл ул. Хатын шундый булырга тиештер. Балаларны анда-монда йөртү дә Рузия өстендә булды. Ә мин гел иҗат эше белән яшәдем.
Бергә 40 елга якын гомер итәбез. Бу дәвер эчендә кеше бер-берсеннән туярга яки, киресенчә, якынаерга тиеш. Аллага шөкер, бездә икенчесе.

— Пәке, бакаларны күптән җыясызмы? Аның берәр сере, сәбәбе бармы?
— Татар коралга мөкиббән булган. Мәрхүм Нәкый ага да пәке җыя иде. 1552 елдан соң татарга тимерчелектә эшләргә ярамаган — корал коймасыннар дип шүрләгәннәр. Шуңа күрә татарга пәке дә йөртү тыелган. Ул бүген дә рөхсәт ителми. Бары Кавказ халыкларына бил хәнҗәрен йөртергә ярый.
Пәкеләрнең төгәл санын әйтә алмыйм. Алар — барысы да бүләк. Батуллага нәрсә бүләк итәсе дип баш ватасы юк. Хәер, пәке генә түгел, гармун, сәгатьләр дә бүләк. Дөрес, сәгать такмыйм, чөнки барыбер югалтам. Шуңа күрә алар эш бүлмәсендә, стенада эленеп тора.

— Рабит абый, яшь барганын сизәсезме? Сәламәтлегегез ничек?
— 80 тулганын сизәм. Аяк-куллар йөри, күз күрә, димәк, яшим! Авырыйм, димәк, яшим! Авырмасаң, яшәмисең булып чыга. Менә әле эшләп утырам. Көндәлекләрдән торган өч томлыгым чыгарга тиеш. Шуның беренче томын басмага әзерлим. Бу — күп еллар дәвамында алып барылган көндәлекләрем, ягъни биографиям. Укучыга кызык җирләрен редакцияләп, китап итеп бастырып чыгарырга ниятлим.
Заманнан артта калмаска тырышам. Язган әйберләремне компьютерда җыям. Сәламәт яшәү режимы алып барам дип әйтә алмыйм. Гомумән, режим тота белмим. Дөрес, Рузия ашауга бик игътибар бирә, файдалы ризыклар әзерли. Мине яшәсен ди, картайтасы килми!

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА, чыганак

P.S. Рабит абый белән Рузия апа — ачык, кунакчыл кешеләр. Алар янында бик озак утырдым. Чәй әзерләгән арада Рузия апа да безнең янга кереп-чыгып йөрде. Рабит абыйга кушылып сөйләп тә алды. Бер-беренә карата бик игътибарлы, ихтирамлы алар, ясалмалык юк.
Рабит абый чирдән куркып өйдә генә утырмый — гел халык арасында. Әле ТР Язучылар союзына — яшь язучылар өчен оештырылган “Әдәби суд”ка казый булып барырга җыена иде. (“Идел” журналы проекты ул. Анда яшь язучыларның иҗатын тикшерәләр). “Авырсам, апаң терелтә мине”, — диде аксакал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев