Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин махсус хәрби операция ветераннарына яңа ярдәм вәгъдә итә

Россия Президенты Владимир Путин 2 апрель көнне махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән ачылган «Ватанны саклаучылар» фонды башлыгы Анна Цивилева белән очрашкан.

Россия лидеры Цивилеваның Россия хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә игътибарлы булуын билгеләп үтте. Президент фонд башлыгыннан хәрбиләргә һәм аларның якыннарына карата шундый ук мөнәсәбәтне саклауны сорады.

Владимир Путин Дәүләт махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүен дәвам итәчәк дип вәгъдә итте. Цивилева аяклары ампутацияләнгән хәрбиләрне кул белән идарә ителә торган автомобильләр белән тәэмин итүне реабилитация чаралары исемлегенә кертүне тәкьдим иткәч, дәүләт башлыгы: «Бу мәсьәлә хәл ителгән дип саныйбыз» дип белдергән.

Президентның шәхси ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы кече сержант Юлия Березага һәм аның тормыш иптәшенә сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирелгән. Донецк Россия составына кергәнче, хатын-кыз волонтер була һәм шуңа күрә әлеге таныклыкны рәсмиләштерү белән бюрократик проблемалар барлыкка килә. Береза Президентка турыдан-туры мөрәҗәгать иткәннән соң, мәсьәлә шунда ук аның файдасына хәл ителә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев