Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен компенсация бирү чараларын дәвам итәргә кушты
Кремль сайтындагы документтан билгеле булганча, әлеге карар Дәүләт Советы президиумының май азагындагы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән
Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен компенсация бирү чараларын дәвам итәргә кушты. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Кремль сайтындагы документтан билгеле булганча, әлеге карар Дәүләт Советы президиумының май азагындагы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.
«Өченче яки аннан соңгы балалар 2023 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә ипотека торак кредиты (займы) буенча 450 мең сумга кадәр күләмдә дәүләт ярдәме чараларын озайтырга», – диелә хәбәрдә.
Бу темага доклад 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.
Хәзер гамәлдә булган нормалар буенча, өченче яки аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә ипотека кредитын тулысынча яки өлешчә каплау өчен дәүләт ярдәм итә. Бу чара 2023 елның азагына кадәр дәвам итә, диелә хәбәрдә.
Фото: unplash.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев