Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пуминкә көнне зиратларга керү рөхсәт ителмәскә мөмкин

Татарстан зиратлары гражданнар өчен ябыла

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итүенчә, 11 апрельдән коронавирус белән бәйле санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр Татарстан зиратлары гражданнар өчен ябыла. Үлгәннәрнең каберләре өстенә Роспотребнадзор рөхсәт иткәннән соң гына керергә ярыячак дигән сүз. Әлеге вакытка кадәр үлгәннәрне җирләү мәшәкатьләре генә рөхсәт ителә.

Татарстан метрополиты Феофан фикеренчә, коронавирус кешеләрне Аллага якынайтырга тиеш. Шушы хәлләрдән чыгып, Алла кешеләрне өйләрендә калдырачак яки иман йортларына китерәчәк. 19 апрель, Пасхага кадәр көтик, диде ул Бизнес Онлайн басмасына.

Апрель аенда керәшеннәрнең иң зур бәйрәме – Олы көнне билгеләп үтәбез. 15 апрельдә үлеләр мунчасы ягыла, 19 апрельдә – Пасха, 28 апрельдә Пуминкә көн – үлеләр Пасхасы. Пуминкә көнне күкәйләр буяп, зиратка бара торган көн. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев