Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Промо-акция кирәкме?

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барган бу көннәрдә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятеннән бер төркем яшьләр, Чаллы шәһәренә килеп, газета-журналларга яздыру буенча промо-акция үткәреп китте. Әлеге акция Главпочтампт бинасында узды.

Әлеге чарада Чаллыда чыгучы "Туганайлар" "Челнинские известия", "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау", "Якты юл", "Мәйдан" редакцияләре хезмәткәрләре генә түгел, Казанда нәшер ителүче "Сөембикә", "Идел", "Татарстан", "Казан" журналлары редакцияләреннән дә вәкилләр катнашты. Почтаның төп залы халык белән шыгрым тулы иде. Бигрәк тә балаларның күп булуы, викторинада актив катнашулары актив күренде. Мәктәп укучысы Владислав Агапов, язучылардан Рәшит Бәшәр, Факил Сафиннар, ветеран-пенсионер Зоя Данилова, "Көмеш кыңгырау" газетасы бухгалтеры Валентина Маслова "Туганайлар" газетасы тарихын иң әйбәт белүчеләр булып танылдылар. Аларга промо-акцияне оештыручылардан да, "Туганайлар"дан да кызыксындыру бүләкләре бирелде. Промо-акция барышында газета-журналларга язылучыларның саны әллә ни күп булмаса да, катнашучыларның, редакция хезмәткәрләренең күтәренке кәефе мондый чараларның кирәклеге турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция газетажурналлар