Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Покрау утырмалары"нда борынгы йола үтәлде - фото

27 октябрь көнне Алабуга мәдәният сараенда “Покрау утырмалары” дигән фольклор концерт булды.

Элгәре керәшеннәр һәрбер бәйрәмгә үз туганнарын, якыннарын чакырганнар. Менә шушы йоланы онытмыйча, Покрау утырмаларына Алабуганың “Ак каз” ансамбле күрше районнардан да кунаклар чакырды. Алар – Яр Чаллы шәһәреннән “Карендәшләр” (җитәкчесе Татарстанның халык артисты Виталий Агапов), Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан “Нур” (җитәкчесе Сергей Новиков), Алабуга районы Олы Шүрнәк авылыннан “Сүрәкә” (җитәкчесе Алексей Бабакаев) халык фольклор ансамбльләре.

“Покрау утырмалары” гармунда һәм курайда башкарылган керәшен халык җырларына тезмә белән башланып китте. Шуннан соң “Ак каз” ансамбле кызлары тамашачыларны бәйрәмгә пешерелгән чөгендер бөкәнне белән сыйлады. Покрау сыйларыннан авыз иткәннән соң, сәхнә түренә фольклор ансамбльләр чыкты. Бу минутларда зал ансамбльләрне алкышларга күмде.

“Покрау утырмалары”нда керәшеннәрнең моңлы кич утыру җырулары да, күңелле такмаклары да яңгырады. Алай гына да түгел, кичәдә ерак туганнарбыз - нагайбәкләрнең җырулары да үз урынын алган иде. Концертны Олы Шурнәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Роева алып барды. Алабуга шәһәренең балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче “Сәйлән” бию төркеменең матур биюләре – концертның иң матур бизәге булгандыр. Төркем керәшен һәм мари биюләрен башкарды.

Яр Чаллыдан килгән “Карендәшләр” ансамбле тамашачылар өчен җырлы-биюле композиция әзерләп килгән иде. Ансамбльне һәм үзенә генә хас итеп “Кәтүк түти”не җырлаган Татарстанның халык артисты Виталий Агаповны зал аеруча җылы кабул итте.

Олы Шүрнәк авыл клубыннан “Сүрәкә” халык ансамбле тамашачыларга Покрау йоласын күрсәтте. Алар Покрау бәйрәменең җырларын, табын көйләрен башкардылар.

Балык Бистәсеннән “Нур” ансамбле кыз баланың үз нигезендә соңгы кичен тәкъдим итте. Күренештә авылның борынгы көйләре башкарылды, туйга кызны киендерү тәртибе күрсәтелде.

Покрау утырмалары ахырына якылашкач, өч ансамбльгә дә Алабуга мәдәният сарае исеменнән рәхмәт хатлары бирелде. Рәхмәт хатларын Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников тапшырды.

“Покрау утырмалары” концертының төп инициаторы һәм оештыручысы булып Алабугадан Нина Елизарова - Салимуллина тора. Быелгы бәйрәмнең сценарие да – карендәшебезнең иҗат җимеше. Хәзерге заманада Нина Елизарова кебек гореф-гадәтләрне саклаучы, матур йолаларыбызны халыкка чыгаручылар булу бик мөһим.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев