Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Покрау чыңы» дигән бәйрәм концерты узды

13 октябрьдә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Покрауга багышланган концерт булды.

Концертны Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары оештырган (режиссеры – “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Эльмира Кашапова).

Покрау – халык йола-гадәтләре буенча, көз белән кыш очрашканда, кичке утырышлар һәм көзге туй сезоны башланып киткән бер вакытта уздырыла торган бәйрәм. Керәшен яшьләре активисты Денис Михайлов концертны шул хакта сөйләүдән башлады. “Покрауда ясалган туй – иң бәхетлеләрнең туе. Покрауда өйләнешүчеләрнең юлларына ак җәймә җәелә. Бу көнне чиркәүгә иң беренче шәм куйган кыз, башкалардан алданрак кияүгә чыга. Покраудан көзге ярминкәләр, аулак өйләр башлана”, – диде ул. Борынгы йолаларны искә төшереп, “Бәрмәнчек” ансамбле чыгыш ясаган вакытта залда утыручыларны тәмле пирог һәм башка тәм-том белән сыйладылар. “Тумар” фольклор ансамбле солисты Марина Казакова үз әбисенең Покрауга пирогларны төрле эчлекләрдән: ярмалардан, алмадан, чөгендердән пешергәнен искә төшереп үтте. “Өлкән яшьтә булуына карамастан, әбием һәр бәйрәмне көтеп ала, йолаларны үтәргә тырыша”, – диде ул. “Тумар”ның дәртле җырларына кушылып залдагы түтиләр биеп тә алдылар.

Покрау көнне егетләр дә үзләренә яр сайлый, кунак кызларын күзли. Сәләтле керәшен егетләре Саша Новиков, Денис Богданов һәм Денис Михайлов бүген шушы рольдә булдылар. Үзләренә кызлар сайлап кына калмадылар, кунак егетләрен дә кызлар белән “таныштырдылар”.

Бәйрәм матур чыгышларга бай булды. Бер-бер артлы чыккан талантлы җырчылар Татьяна Ефремова, Амелия Феофанова, алып баручы Денис, Түбән Кама егете Владислав Архиреев һәм Чаллыдан килгән Виктор Агапов үзара такмак та әйттеләр, аерым да җырладылар. Покрау бәйрәменә килүчеләр халык уеннарыннан “Кем сукты?”, “Исемең ничек”не  яратып уйнадылар, җәза үтәп, бүләк тә алдылар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Әлмәт керәшеннәре айлыгы бара. Шул уңайдан, концертта Әлмәт районының Кәләй авылыннан килгән “Кәләем” керәшен фольклор ансамбле дә катнашты. Алар үз авыл көйләрен башкардылар.

Килгән кунакларны республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова Покрау бәйрәме белән котлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев