Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Почтальон Татьяна Кондрабаева: “Яраткан эш авыр була алмый”

9 октябрь Бөтендөнья почта көне буларак билгеләп үтелә.


Шул уңайдан, Зәй районының Урта Баграж авылындагы почта хезмәткәре Татьяна Кондрабаева белән сөйләштек.
Татьяна чыгышы белән Сарман районының Дружба авылыннан. Моннан 32 ел элек Урта Баграж егете Александр белән кавышып, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.
- Балалар яныбызда чакта, газета-журналлар таратырга да, йорттагы эшләрне эшләргә дә булышалар иде. Хәзер яныбызда түгел инде, үз тормышлары.
Эшемнән зарланмыйм, чөнки яраткан эш авыр була алмый. 15 ел почтальон булып эшлим. Бик җаваплы эш. Ул бездән төгәллек, намуслылык таләп итә: газета-журналларны тарат, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрен биреп, пенсия яшендәгеләрдән түләүне җый. Суд җибәргән хәбәрләр булса, кешегә кул куйдырып бирергә, посылканы иясенә җиткерергә, пенсия тапшырган вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк, – ди ул.
Ул 78 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Гел җәяү йөреп бетереп булмый, сәпидкә дә утыра, ничек тә почтаны тоткарлыксыз өләшергә тырыша.
"Үткен, булдыклы хатын ул, яңгырыннан, салкыннардан да курыкмый. Аны һәр йортта кунактай көтеп алабыз. Якын, кадерле ул безнең авыл халкы өчен. Кешенең күңелен күрә белә, аралашучан да"- дип мактап сөйләде Татьянаны күршесе Федора түти.
Бүген почта хезмәткәрләре өчен эшнең иң кызу вакыты – киләсе елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу бара.
Урта Багражда "Туганайлар"га язылучылар да шактый гына икән. "Керәшеннәр тормышындагы хәлләрне халык шуннан белеп тора бит инде", – диделәр Баграж түтиләре.
Татьяна кебек нинди һава шартлары булса да, халыкка ярдәм күрсәтүче почта хезмәткәрләре республикабыз авылларында байтак. Аларның үз хезмәтләрен яратып башкаруы белән генә халкыбыз ил-көн яңалыклары белән танышып бара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев