Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Почтальон һөнәре бүгенге көндә актуальме?

8 июль - Россия почтасы көне

Хат ташучы сүзен ишетүгә күз алдыма “Простоквашино” мультфильмындагы почтальон Печкин сурәте килеп баса. Киң күңелле, бераз корырак, төп геройларның тормышы белән кызыксынып йөрүче, матур мыеклы дәдәй ул.

Почтальон һөнәренең тамырлары Борынгы Греция һәм Египет илләреннән ала. Шул бөек илләр чорында язмача яки телдән әйтелгән юлламаларны адресатка тапшырып йөрүче чапкыннар булган. Ләкин юлламалар аз булу сәбәпле, бу һөнәр гражданнар почтасы дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган. Борынгы Россиядә дәүләт яки сәүдә белән бәйле юлламаларны чапкыннар бер шәһәрдән икенчесенә алмаш атлар белән таратканнар. Пётр I чорында бу һөнәр аеруча үзгәрешләр кичерә. Беренче булып почтоматлар урнаша, хатлар таратучы почтарьлар барлыкка килә. Ә инде бүгенге көндә почтальоннар ролен мөләем йөзле түтиләр башкара.

Мәгълүмат таратучы кеше һәрбер җәмгыятькә кирәк. Хәзерге вакытта әлеге фунцияләрне заманча технологияләр башкара. Шулай да шәхси мәгълүмат алу ихтыяҗы хәзерге көндә дә кала бирә. Әле дөньябызның заманча технологияләр керергә өлгермәгән почмаклары да шактый. Шулар белән элемтәне тотуда почтальоннар зур роль уйный. Журнал-газеталарны, туган-тумачалардан килгән хатларны, посылкаларны, пенсияне адресатка тапшыручыларны һәрбер йортта көтеп алалар.

Июль аеның икенче якшәмбесе көне Россиядә почтальоннар бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Быел ул 8 июль көненә туры килгән. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының хат тапшыручы Любовь Дмитриева белән әңгәмә корып алдым.

“Эшегезне яратасызмы?”, - дип соргач “Бик яратам. Үземнең һөнәр. Мин бухгалтер буларак, саннар белән эшләргә ияләнгән кеше. Саннар дөньясында кызык” дип, җавап кайтарды ул. Почтальон һөнәренә Любовь Рәүфовна 2010 елның апрелендә килгән. Белеме буенча ул исәп-хисап йөртүче. Бер ел Казан шәһәрендә, аннан соң колхозда бухгалтер булып көч куйгач, тормыш кушуы буенча почтальон һөнәренә күчә. Казаклар Чаллысы почта бүлеге күрше тирәдәге Иванай, Үри Чаллысы, Бирдебәк, Югары һәм Түбән Кадрәк авыллары өчен үзәк булып тора. Казаклар Чаллысы, Югары һәм Түбән Кадрәк авылларына Любовь үзе хезмәт күрсәтә.

Тормышыбыз туктап тормый, көннән-көн прогресс күзәтелә. Почтальон эшендә дә сизелерлек үзгәрешләр бардыр. Бу турыда да Люба түтидән сораштым. “Мин үзем почтольон гына түгел, ОПС элемтә бүлеге җитәкчесе дә. Үзгәрешләргә килсәк, җитәкче буларак иң беренче елны ук безгә компьютер куйдылар. Барлык кирәкле программаларны шуннан өйрәнергә туры килде. Ә инде почтальон эшендә сизелерлек үзгәрешләр булды дип әйтә алмыйм. Системасы шул ук, ләкин кешеләре үзгәрә. Хәзер кешегә аеруча йомшаграк мөнәсәбәт кирәк. Эш графигыбыз үзгәрде. Элек без биш көн эшли идек, ә хәзер дүрт көн. Өч көн генә эшли торган бүлекләребез дә бар. Эш көннәре кимегәч планнарны үтәү, кешеләрне кабул итү авырырак”, - дип сөйләде ул. Графиктагы үзгәрешләр, хезмәт хакының кимүенә дә китергән.

Хатлар алышу безнең әти-әниләр чорында киң таралган элемтә чарасы булган. Хат бит ул телефон аша җибәрелгән СМСка түгел. Хат аша белгерткән хисләрне җансыз СМСка белән җибәреп булмый. Бәлки шуңадыр, ир-егетләребез армиягә киткәч, берничә тапкыр булса да кагазь битенә язып хат кайтара. Ул хатны укулары соң... Берни белән дә чагыштыра алмаслык хис...

Бүгенге көндә хәл-әхвәлләрне сораштырып килгән хатлар еш юлланамы? Әллә инде  халыкка “сәлам” хаты җибәрүче булып ГАИ гына калды микән. “Хат алышулар сирәгәйде. Элек еракта торучы туганың белән элемтәгә бик җиңел генә кереп булмаган бит. Кечкенә генә хәбәр җибәрү өчен дә телеграмм сукканнар. Хәзер мөмкинлекләр башкача. Шуңа да, берән-сәрән генә булса да, хатлар алышу дигән традиция әле бөтенләй дә бетмәгән. Хатларны адресатка тапшыру үзенә күрә бер күңеллелек”, - ди Люба түти.

Почта хезмәте белән кемнәр күбрәк куллана? Бар мәгълүмат электрон версиягә күчеп барган заманада почта бүлекләре кирәкме? Бу профессияның киләчәге бармы? – дип кызыксынам. “Киләчәк буынга почта хезмәтенең бик кирәге булмас, дип уйлыйм. Ә инде өлкән буынга килсәк, алар әле почтольон хезмәтенә мохтаҗ. Чөнки пенсияне без өләшәбез, алар дебетовый карталар белән кулланмыйлар бит. Газета-журналлар укый, Интернет белән кулланмый. Ә яшьләр күбесенчә хәзер вак пакетлар, посылкалар ала,” – дип сөйли Любовь Дмитриева.

Почтальон булу өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш, дигән соравыма Люба түти болай җавап бирде. “Почтальон булу өчен кеше белән аралаша белергә кирәк. Кешене ничектер үгетли белү дә сорала, почтальон бит ул подписка белән шөгыльләнә. Кеше юк язылмыйм, дип әйтсә, ничек тә җаен табып, күндерү сәләте дә кирәк,” – ди ул.

Любовь Рәүфовна өч бала анасы. Ире Анатолий Николаевич белән Борис, Виктория һәм Анастасия исемле балалары бар. Күптән түгел беренче көтеп алган оныкчыклары дөньяга килгән. Почтальон эше белән гаилә тормышын бергә алып баруы авыр түгелме, дип сорашам,  “Авыр түгел. Эшкә килгән беренче елларда читенрәк булды. Хәзер инде бер кыенлыкларын да сизмим. Өйдәгесен дә, почтальон эшен дә тигез алып барырга тырышам,” – ди Любовь Дмитриева.

Менә шундый алар, һәр йортка яңалык таратучы почтальон хезмәткәрләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев