Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пәнәчелеләр янә Җыенга җыйналды

Урта Пәнәче - Җыены белән районда гына түгел, республикада да мәгълүм авыл. Узган шимбәдә Урта Пәнәченең Шәрә тау итәгендә егерменче икенче мәртәбә Җыен оештырылды.

Ата-бабадан калган әлеге гадәтне яңартуга, аны җанландыруда авылы өчен җан аткан химаячеләр - А.Н. Петров, Ш. С. Сәлахов, И.Н Комаров, А. Н. Петров, Ш. К. Мөхәммәтдинов, З.Х. Мәрдамшин, О.В Кузьмин, Солтанов, Ф. Миңнеханов һ.б.ларның өлеше  зур. Бу игелекле эштән  авыл җирлеге советы һәм агрофирма да читтә калмый. Иң мөһиме шул, Җыенда барысы да халык өчен, алар күңеле булсынга, рәхәтләнеп таралып ял итсен, күңел ачсын өчен оештырыла.

Табигать тә ул көнне бәйрәмгә хәерхаклы - җылы һәм кояшлы булды. Бәйрәмдә тамаша кылу гына түгел, үзеңне төрле бәйгеләрдә сынау, нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтү дә сорала. Балачак дусларың, чордашлар-кордашларың белән очрашу, аралашу - үзе бер гомер. Ә бәйгеләрдә көч сынашу кемгә генә еллык рухи азык, күңел күтәренкелеге өстәми икән?!

Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев килде.  Ул чыгышында Җыенның быел да югары оешканлык белән матур, җылы узуын теләде. Җыенга кайлардан кемнәр генә килмәгән иде.

Җыен мәйдан тотасы урыннан читтә булган ат чабышыннан башланды. Ат чабышсыз нинди Җыен булсын инде. Ярышта барлыгы өч төрдә чабыш  оештырылды. Аларда  Бура-Киртә (Гыйззәтуллин), Урта Пәнәче (Мәрдамшин), Зәй (Тазов), Удмуртия (Леонтьев), Азнакай һәм Тукай районы Бакчасарай авылыннан 13 ат катнашты. Атлар чабышын карарга шактый кеше җыелган иде.

Бил алыш исә бер келәмдә алып барылды.  Ул өлкәннәр һәм яшьләр арасында  киеренке барды. Өлкәннәрдән бил алышта Руслан Хәмидуллин баш батыр булып  калды, икенче урында - Урта Пәнәчедән Станислав Николаев, өченчедә - Бигештән Ислам  Насыйбуллин.  18 яшькә кадәрге егетләр арасында абсолют батыр исемен Станислав Николаев яулады. Ул район Сабантуенда да 18 яшькә кадәрге егетләр арасында абсолют батыр исемен яулаган иде. Афәрин, Станислав, алга таба көрәш мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.

Бәйрәмдә нинди генә ярыш-бәйгеләр, уеннар оештырылмады. Хатын-кызлар арасында себерке, ир-атлар арасында капчык белән сугышу, шулай ук башка капчык киеп йөгерү парлы ярышлары, гаилә парларының аркан тартышуы, команда белән чаңгыда узышу, әтәчләр тоту һ. б.лар дисеңме... Аларны карап халыкның эче катып көлде. Гер күтәрү һәм башка ярышларга да  шактый кеше җыелды.

Бәйрәмне, гадәттәгечә,  Маракиннар, Морозовлар һәм Даниловлар гаиләләре оештырды һәм алып барды.

Җыен кичке уен буларак дәвам итте, халык тиз генә мәйданнан таралмады. Шулай итеп, Урта Пәнәчедә биредә борынгы йола-бәйрәм,  яңа төр уеннар, бәйгеләр белән җанланды, Җыен киләчәктә дә дәвамлы булыр, шәт.

"Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев