Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районыннан Галина Спичкова: "Атказанган җиләкчеләр дигән мактаулы исем өчен тырышып"

Табигатьтә нәкъ шундый чор хәзер. Урман аланнарында, болыннарда кып-кызыл булып җир җиләге өлгерде.

Их, җиләкле җәйләрнең җәме

    Аланнарда – җиләк исе,

    Басуларда – иген исе,

    Җәйләүләрдә – сөт исе...

Табигатьтә нәкъ шундый чор хәзер. Урман аланнарында, болыннарда  кып-кызыл булып җир җиләге өлгерде. Җиләкнең баш әйләндергеч хуш исен дә, телеңне йотарлык татлы тәмен дә, кайнатмасын, кагын, җиләк пирогын – барысын да бик яратабыз. Ә аны җыюы... Күңелгә аннан да хуш килердәй эш юктыр. Табигать кочагында, кайнар кояш астында, кошлар сайравы, бал кортларының безелдәве, тәгәрәпләр җыярлык кызарып пешкән эре җиләкләр – менә кайда ул гармония! Бу рәхәтлекне сүз белән аңлатып та булмый, күңел белән тоярга кирәк. Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер. Үзенең искиткеч тәме белән генә түгел, сәламәтлеккә файдалы булуы белән дә дан тота ул. Иренмәгән кеше җиләктән ниләр генә ясамый, сатучылар да җитәрлек. “Җиләк җыеп сатып баеган” дигән сүзләр дә ишеткәлибез. Карендәшләребез арасында җиләк җыючылар күпме, ничек файдаланалар икән?

 

 – Җиләкне соңгы ун-унбиш ел эчендә тагын да кызыгыбрак җыя башладым. Җитәрлек итеп кайнатмалар кайнатып, туңдырып куйганнан соң, калганын сатып та җибәрәбез. Квартир-машиналар ала алмадык инде, шулай да, моннан алты ел элек, олы улымның ун яшьлек туган көненә велосипед алган идек җиләк сатып. Икенче елны печән чапкыч (газонокосилка) алдык. Ирем Михаил да бик оста җиләкчегә әйләнде. Ике яктан әниләребез дә җыя. Балаларны да җәлеп итәбез бу эшкә.

Заманасы шул булгач, җиләк тулы чиләкләр белән төшкән фотоларны социаль челтәрләргә дә “элгәлим”. Көн саен диярлек барабыз – эштән соңмы, ял көнеме. Берзаман комментарийлар язарга тотындылар, дуслар сораштыра башлады: “Кая куеп бетерәсез боларны?”, “Җиләк җыеп (ашап) үләсез инде”. Мин аларга: “Татарстанның атказанган җиләкчеләре” дигән мактаулы исем бирмәсләрме дип тырышабыз инде”, дип, уенчы-чыны белән, җавап бирәм, - дип язды ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев