Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районында кино хезмәте күрсәтү өлкәсе ветераннарын бүләкләделәр

Керәшен Сәрдәсе авылыннан Елена Дементьевага да Рәхмәт хаты тапшырылды

Район башлыгы Илһам Кашапов имзалаган Рәхмәт хатлары белән кино хезмәте күрсәтү өлкәсе ветераннарын билгеләп үттеләр.

“Сезгә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез, Питрәч муниципаль районының мәдәни тормышын үстерүгә керткән шәхси өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез", – диелә Рәхмәт хатларында.

Бүләкләү тантанасы Питрәч кинотеатры залында узды.

Елена Дементьева тумышы белән Керәшен Сәрдәсе авылыннан. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбяләп үстергәннәр, өч оныклары бар. 1987 елдан 1997 елга кадәр киномеханик булып эшләгән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Бу хакта безгә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылының мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Евдокия Никитина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев