Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районында Тройсынны уздыру көннәре билгеле булды

Җәй башы - сабантуйлар чоры. Быел республика авылларында һәм район үзәкләрендә сабан бәйрәме 1 һәм 2, ә Казанда - 15 июльдә бәйрәм ителер, дип көтелә. Питрәч районының керәшен авылларында һәрвакыт Тройсынны уздырдылар. Быел да авыл башлыклары һәм җирле керәшен җәмәгать оешмасы район башлыгы Эдуард Дияровка, Тройсыннны православие дини бәйрәмен билгеләп...

Керәшеннәр Тройсынны аеруча да олылыйлар. Дин әһелләре, мәҗүсилек калдыклары күреп, каршы торса да, совет хакимияте, артык дини бәйрәм, дип шикләнсә дә, халык Тройсынны һәрвакыт һәм бернигә дә карамастан уздырып килгән. Халкыбызның барлык йолалары һәм традицияләре кебек үк, бу бәйрәм дә табигать белән бәйләнгән. Бу - яшеллек бәйрәме, чөнки ул нәкъ тә агачлар яшелгә күмелгәндә һәм җәйне каршылаганда килә.

- Тройсында элек-электән олысы да, кечесе дә катнаша. Туган-тумачалар, якын дуслар кайта, элеккеге классташлар очраша. Бу көнне дусларыңны, танышларыңны очратып һәм аларның язмышлары турында белергә була. Моннан тыш, бәйрәмдә үзеңнең барлык талантларыңны күрсәтергә мөмкинлек тә бар. Җырлыйсың килә икән, яшел болында сәхнәгә чык, үзеңнең спорт осталыгыңны күрсәтергә телисең икән - ярышларда катнаш. Шуңа күрә, барлык авылдашларны Тройсынга чакырабыз. Бездә ул 3 июньдә, 16 сәгатьтә булачак, - ди Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов.

Бу көнне авыл халкы түгәрәк уенга чыккан, ә җыр тавышлары якын-тирәгә берничә чакрымга кадәр ишетелеп торган. Шактый авырлыклар һәм югалтулар кичергән өлкән буын, әле хәзер дә, бу чорны тормышларында булган иң яхшы вакыт, дип искә ала.

- Безнең өчен халык гореф-гадәтләре мөһим, аларны кадерләргә кирәк. Аларны бездән соң да хәтерләсеннәр өчен без ел саен бу бәйрәмне үткәрергә тырышабыз, - ди Петр Дмитриевич.

Бик тиздән авылларыбызда үзенчәлекле, моңлы керәшен җырлары ишетелеп торыр.

Ольга ШИПШОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев