Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районында "алтын" парларны хөрмәтләделәр Видео

Питрәч районында илле ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнде.

Октябрьнең беренче ун көне Өлкәннәр декадасы буларак билгеләнеп үтелү уңаеннан, район авылларында шактый тормыш юлы узган иң кадерле кешеләрне зурлыйлар, кайгырталар. Араларында иңнәрен-иңгә куеп, бар кайгы-шатлыкларны җиңеп, гомер юлларын бергә узганнар да бар. Район мәдәният йортында аларны район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, шулай ук, әлеге парларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары тәбрикләде.

Бергә гомер итүләренә 55 ел тулганны билгеләп үткән Кибәч авылыннан Елена Дмитриевна һәм Иван Николаевич Муллиннар сүзләренчә, бу еллар бик тиз узган. Әмма аларның хәтерендә бары тик бәхетле, якты тормыш мизгелләре генә сакланып калган.

Янсуар авылының ике "алтын" гаиләсендә дә зур бәйрәм. Наталья һәм Александр Зимуровларның бергә гомер иткәннәренә 55 ел, ә Мария белән Филипп Спатловлар 60 еллык юбилейларын каршылыйлар. Бәхетле парларга Эдуард Дияров район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ольга Шипшова, "Алга" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Питрәч районында "алтын" парларны хөрмәтләделәр Видео

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев