Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районы “Әлбәден” хәрби уеннары” фестиваленә әзерләнә

“Әлбәден" хәрби уеннары” фестивале 2019 елның 21 июненнән 23 июненә кадәр Әлбәден авылында узачак

Район җитәкчелеге Әлбәден авылында һәм “Әлбәден” хәрби уеннары” фестивале узачак мәйданчыкта булды. Алар урында төп объектларны урнаштыру белән бәйле техник мәсьәләләр турында фикер алыштылар, белгечләр кирәкле үлчәүләр үткәрделәр. Бутурыда район газетасы яза.

“Әлбәден” хәрби уеннары” проекты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантын, РФ Президенты грантын һәм ТР Икътисад министрлыгы грантын отты. Шулай ук “Әлбәден” хәрби уеннары” фестивале “RussianEventAwards 2018” вакыйгалар туризмы өлкәсендә милли премиянең региональ этабында “Вакыйганың иң яхшы идеясе” номинациясендә икенче урынны алды.

Биредә блиндажлы окоплар булачак, хәрби техника урнашачак.

Фестивальнең кульминациясе булып Брест крепосте өчен көрәшне реконструкцияләү торачак. Фестиваль программасында герой Петр Гавриловның шәхси әйберләре булган дөньядагы бердәнбер музейга барырга мөмкин булачак. Моннан тыш, ул  туган һәм фашистлар әсирлегеннән кайтканнан соң яшәгән йорт та торгызылачак.

“Әлбәден" хәрби уеннары” фестивале 2019 елның 21 июненнән 23 июненә кадәр Әлбәден авылында – Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган авылында узачак.

Фото: pestrecy-rt.ru/

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X