Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауны каршы алдык

Быел бәйрәмне 11 июль көнне чаллылылар башлап җибәрде. Шуңа да ул башка еллардагыча "Питрау озату" дип түгел, ә "Питрау каршылау" дип аталды. Оештыручыларның «атна уртасы, эштән арып кайтканнан соң җыелышырлар микән, дип борчылулары юкка булган икән. Көн кичкә авыш-канда, Җиңү паркының стадион мәйданчыгы халык белән «кайнап тора» иде инде. Катлы...

Янәшәмдә туры килгән Әлфинур Сафиуллинаның бу бәйрәмгә рәттән җиденче тапкыр килүе икән.
- Бер кат күргән кеше, кабат монда килми кала алмыйдыр. Керәшеннәрнең җырулары матур, йолалары кызыклы бит ул. Килгән саен ниндидер яңалык аласың, күңелләр яшәреп китә. Ул шулкадәр кызыклы уза, түзә алмыйча йөгереп чыгып, күмәк биюләрдә, уеннарда катнашканымны үзем дә сизми калам, - ди ул, елмаеп.
Питрауга шәһәр хакимияте вәкилләре, предприятие, милли жәмгыять җитәкчеләре һәм башка кунаклар күпләп килгән иде. Шәһәр муниципаль башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Каширина сүз алып:
- Шәһәребездә үзләре-нең гореф-гадәтләрен саклап яшәүче 20 милли җәмгыять эшли. Шундый энтузиастларыбыз булганга күрә, безнең борынгы йолаларны чагылдырган Май чабу, Нардуган, Нәүрүз, Каравон кебек бәйрәмнәрдә катнашу мөмкинлегебез бар. Керәшен җәмгыяте оештырган Питрауны да без, менә шулай бергәләшеп, инде 21нче тапкыр уздырабыз. Ул шушы еллар эчендә зур халык бәйрәменә, дуслык, туганлык бәйрәменә әйләнде, - дип җәмгыятьнең элекке һәм хәзерге җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде һәм шәһәр башлыгы Васил Шәйхразиев исеменнән котлау сүзләре җиткерде.
Быел да халык, Виталий Агапов, Вера Васильева, "Карендәшләр" фольклор ансамбле чыгышларына кушылып, түгәрәк әйләнде, берсен-берсе алыштырып торган Чаллы жырчылары моңына ияреп, рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Ике саплы пычкы белән утын да кистеләр, кискәнне ярып та куйдылар. Каен себеркесе ябалдашларыннан мунча себеркесе бәйләп, аллы-гөлле болын чәчәкләреннән букет җыйдылар, таҗ үрделәр. Берсен-берсе носилкага утыртып, Питрау җыенына "барып кайтканнан" соң, күмәкләшеп, бер район кешеләренә каршы икенчесе аркан тартыштылар. Кыскасы, бәйрәм берсеннән-берсе кызыклы уеннар, дәртле концерт номерлары белән үрелеп барды. Алабуга кунагы - "Ак каз" фольклор ансамбле бәйрәмнең бер бизәге булса, ерак араларны якын итеп килгән Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Кассель авылы «Ностальгия» фольклор ансамбле - икенче бизәге булды. Бу ансамбльнең Татарстанга беренче килүе. Аларның үз халкын ярату, горурлану кебек төшенчәләр белән сугарылган шигырьләре, башкачарак янгырашлы, үзенчәлекле көйләре дулкынланырга, ирексездән уйланырга мәҗбур итте.
- Питрауны болай зурлап уздыруларын беренче күрүебез. Бу бәйрәмнән алган кичерешләрне әйтеп бетергесез. Бездә аны Питрау дип түгел, уразадан соң авыз ачу дип атыйлар. Җиләк җыеп, пирог пешереп, семья белән җыелып өйдә генә билгеләп үтәбез, - диләр алар.
Кунаклар Виталий Агапов чакыруы буенча биш көнгә килгәннәр. Зәй, Ләке, Балчыклы, Кушай, Җөри Питрауларында да катнашырга исәпләре.
Бәйрәм тавышы тынганда, караңгы төшеп, күз бәйләнә башлаган иде инде. Чын күңелдән бәйрәм иткән халык әле башы гына, тагын башка Питрауларга да барырбыз, дигән күтәренке кәеф белән теләр-теләмәс кенә өйләргә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Чаллы