Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауларда чәчләре чәчкә бәйләнгән

Сәвәләй авылында яшәүче Борис Иванович белән Прасковья (Наталья) Павловна Черкасовлар моннан 47 ел элек Питрау бәйрәмендә кавышып, туган авылларында матур, күркәм гомер кичерәләр. Питрау парлары – иң матурлары һәм озын гомерлеләре, дигән ышану да бар.

Йолалар вакыт узган саен үзгәреш кичерсә дә, йөрәктә кабына торган хисләр һаман да шул ук. Хисләр адәм баласына канат бирә, аны тагын да көчлерәк итә. Черкасовларның гомер юлларына сокланырлык та, горурланырлык та: шушы гомер эчендәге сынаулар алдында сынатмаганнар, сынмаганнар, бар киртәләрне икәү бергә, иңне-иңгә куеп җиңә килгәннәр...

Авылда Прасковья түтине Натуш түти, дип йөртәләр икән. Аны Прасковья буларак бер-ике кеше генә беләдер. Ничек ике исемле соң сез, дигән сорауга ул бик кызыклы итеп җавап бирде.

-Безнең гаиләдә ике кыз булган инде, өченчегә мин туганмын. Әти әнигә малай булса мин исем кушар идем, үзең куш, дигән. Әни Наталья-Натуш дип яздырып кайт, дип әйткән. Әти сельсоветка метрикә яздырырга барганда авылда шаян ир-атлар очрап, син кызыңа әнисенең исемен куш (ә әни Прасковья исемле), дүртенче балаң малай була алай эшләсәң, дигәннәр. Әти шулай эшләгән дә. Әнигә Прасковья дип исемен яздырдым димәгән, метрикәне мачтага кыстырып куйган. Мин үземнең Прасковья икәнемне мәктәпкә беренче класска укырга баргач кына белдем. Елап өйгә кайтып киттем, - дип искә ала Наталья түти бу тарихны.

Сәвәләйнең Югары оч егете Борис белән Түбән оч кызы Наталья бер-берсен яшьтән белеп үсәләр. Авылда бар эштә дә актив, җитез булган яшь егет Борисның кызлар арасында да абруе зур була. Тырыш-булган егеткә күз төшерүчеләр аз булмагандыр, билгеле. Әмма ул ачык йөзле, сөйкемле Натальяны сайлый. Билгеле, кызның матур итеп сөйләшүләре дә әсир иткәндер... Күпмедер очрашып йөргәннән соң алар кавышып та куялар. 1974 елның 12 июле була бу. Шул көннән башлап алар бер җан, бер тән булып дигәндәй, тормыш арбасын бергә тарта башлыйлар. Тырыш-уңган Борис дәдәйнең кулыннан бар эш тә килә, Наталья түти дә аңардан калышмый билгеле, һәр эштә ярдәм итә. Өйләнешкәч тә авылда йорт салып керәләр.

“Яшь булсак та курыкмыйча үз көчебез белән йорт салырга керештек. Аллага шөкер, безгә бу эштә бөтен авыл булышты, дисәң дә була. Бер-береңне аңлап, санлап, киңәшләшеп эшләгәндә генә тормыш җайлы бара. Иң кадерле тормыш - үз көчең белән эшләп төзегән тормыш ул. Тормышның яме – эштә”, – ди Черкасовлар.

Һәр эшне киңәшләшеп, аңлашып башкара алар. Әлеге уңган парлар колхозда гомер буе намуслы хезмәт итәләр. Борис Иванович гомер буе колхозда механизатор, токарь булып эшли. Әле бүгенге көндә дә 70нче яше белән барса да, колхоз эшеннән аерылганы юк аның. Авылда токарьлар юк, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне кире какмый ул, гомер иткән туган авылы өчен тырыш хезмәтен жәлләми. Яраткан эшеннән канатланып, бик тә күңеле булып кайта, ди Натуш түти. Наталья түти исә колхозда төрле эшләрдә эшли. Сыерын да сава, склад мөдире дә була. Һәр эшне фидакарьләрчә, җиренә җиткереп башкара алар.
Гаиләдә өч бала - Сергей, Лариса, Александр үсә. Кызганыч, Черкасовларга бала кайгысы да күрергә туры килгән. Уллары Сергей вакытсыз бу тормыштан китеп барган. Кече яшьтән үк хезмәт сөючән, тәртипле булып үскән балалары тормышта да югалып калмыйлар. Аларның һәрберсе тормышта үз юлын тапкан, әти-әниләренә, туганнарына, кешеләргә карата ихтирам-хөрмәтле. Ике балалары да туган авылларында төпләнеп калган. Кызлары Лариса Сәвәләй мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, Александрлары нефтьче булып эшли. Бүген Борис дәдәй белән Натуш түти балаларына, оныкларына сөенеп, шатланып, аларның җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерәләр.

“Без бик бәхетле, тормышыбыз җитеш. Авырлык-ларга бирешмичә, тырышып хезмәт итүебез, бер-беребезне аңлап яшәвебез белән шушы көнгә килеп җиттек”, – ди алар.

Тормыштагы уңай, яхшы күренешләргә сөенеп, тискәреләренә борчылып яшиләр. Һәр яңалыктан хәбәрдар булырга тырышалар, вакытлы матбугат, район газетасы “Зәй офыклары” белән даими танышып баралар.

-Туй көнегезне хәтерлисезме? –дип кызыксынам алардан.

-Бүгенгедәй хәтердә барысы да. Туйга 3 көн калгач 3 көн бик көчле яңгыр яуды. Печән вакыты, уракка төшәр чак бит – кызу эш өсте. Ә туйга ике яктан да авылның механизаторлары чакырулы иде. Шуның аркасында гына председатель аларга туйга барырга рөхсәт бирде. Ә иртәгесен туйда булган бар кеше дә инде эштә иде, -дип искә алдылар бу истәлекле көннәрне алар.Гаилә йолаларына килгәндә, Питрау көнне ел саен 12 июльдә төп нигезгә - әти-әниләре янына балалары, оныклары килә. Натуш түти бәлешен салып көтә аларны.

Олы хөрмәткә лаек, мөхтәрәм Прасковья Павловна белән Борис Иванович Черкасовларга киләчәктә дә шулай пар канат булып, тигез, имин гомер итүләрен, ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, балаларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетүләренә телибез.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев