Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауга кадәр үлән шифасы – чәчәктә, аннан соң – тамырда

Питраудан соң үләннәр файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә кирәкле үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз.

Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Питрауга кадәр чәчәк, яфрак җыйсалар, Питрау узгач тамыры файдалы була.

Сары мәтрүшкә. Ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген, күз күремен яхшырта, салкын тигәндә кулланыла.

Әрем. Какырыкны чыгара, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

Клевер чәчәге (аны тукранбаш дип тә йөртәләр). Төнәтмәсен бавыр авыртканда, ютәл төшкәндә, эч киткәндә кулланалар. Шулай ук ревматизм, подагра, туберкулез, пневмониядән дә файдасы бар. Хатын-кызларга күрем вакытында, климакс чорында (әгәр үзләрен начар хис итсәләр) клевер төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. 

Тырнак гөл (календула). Стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.

Балан җимеше, кайрысы. Баланда С витамины алмага, тозлы кәбестәгә, цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. 

Кыңгырау чәчәк. Авыз эче ялкынсынганда, баш авыртуы һәм бизгәк вакытында кулланалар.

Юкә чәчәге. Иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара.

Сукыр кычыткан. Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра, кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Ашказаны өчен файдалы.

Нарат ылысы, бөресе. Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара.
Ромашка чәчәге. Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев