Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питраудагы яшьләр сәхнәсенең хедлайнерлары билгеле булды

«Питрау – 2022» керәшен мәдәнияте фестивалендә яшьләр өчен "Җәшләр җыены" дигән мәйданчык эшләячәк.

16 июльдә Мамадыш районы Җөри авылы янында урнашкан Тырлау аланында XXIII республикакүләм «Питрау – 2022» керәшен мәдәнияте фестивале узачак. Быел яшьләр өчен “Җәшләр җыены” дигән аерым мәйданчык оештырыла. Бәйрәм кунакларын кызыклы һәм эчтәлекле программа көтә. Сәхнәдә Александр Игнатьев, Римма Никитина, Виктор һәм Владислав Агаповлар, Татьяна Ефремова, Вероника Кузнецова, Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Илшат Сафин һәм башка җырчыларның чыгыш ясавы көтелә.

“Быелгы проектыбыз “Pitrau Party”га барып тоташа. “Җәшләр җыены” дискәтүк форматында узачак, 20:00 сәгатьтә башлана. Кызыклы уеннар да планлаштырыла. Тамашачыга якынрак булыр өчен, төрле интерактивлар да үткәрәчәкбез. Катнашучыларны истәлекле призлар көтә. Сәхнәдә төрле артистлар чыгыш ясаячак. Артистлар исемлеге яхшылап уйланылды – дискәтүккә яшьләр яратып тыңлаган җырчылар киләчәк”, – диде “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев