Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда кавышкан парлар

Зәй халык телендә республикада яшәүче керәшеннәр башкаласы, дип йөртелә. Бу юкка гына түгел, районыбызда һәрчак ачык йөзле, кунакчыл керәшен халкы күпләп яши

Шуңа да, милли бәйрәмнәрнең берсе булган Питрауны нәкъ менә безнең төбәктә, ямьле табигать кочагында урнашкан Кашкатау итәгендә бәйрәм итү матур традиция булып яши. Быел да Питрауны – 12 июльдә шушы урында җыелып бәйрәм итү планлаштырыла.

Зәй төбәгендә яшәүчеләр өчен Питрау - милли бәйрәм булу өстенә, яшь парларның танышу, кавышу, вәгъдәләр бирешү урыны да. Сарсаз-Баграж авылында күркәм гомер итүче Мария һәм Юрий Журавлевлар да - нәкъ менә шундый парлар. Аларның мәхәббәт тарихы Питрау бәйрәменнән башланган. Ә быелгы Питрауда аларның уртак гаилә учагын тергезүләренә 22 ел.

Мария белән Юрий икесе дә Сарсаз-Багражда туып-үссәләр дә, әлеге милли бәйрәмнең сихри тылсымы аларның йөрәк җепселләрен күренмәс җепләр белән шушы көнне бер төенгә төйнәгән. Кашкатауга шифалы үләннәр җыярга менгән, башына такыя үреп кигән чибәр кызның зәңгәр күзләре белән тутырып бер каравы Юраның йөрәген яулап алган.

- Без кыз белән егет булган чорларда әле Питрау болай зурлап бәйрәм ителми иде. Шулай да без, кызлар, егетләр җыелып, Кашкатауга менеп, ата-бабадан килгән бу көнне җыр-биюләр башкарып, күңел ачып, шифалы үләннәр җыеп ярышып үткәрә идек. Бу күркәм гадәт районыбызның керәшеннәр яшәгән авылларында инде күптәннән сакланып килгән, без хәзер ул милли йолабызны балаларыбызга бирә алуыбыз белән горурланабыз, ата-баба традициясе сакланырга тиеш, аның өчен һәр буын үзенчә җаваплы, ул һәр күңел түренә урнашырга хаклы, - ди Мария.

Бу ике җан, Питрауда законлы никахлашып, егерме ике ел дәверендә күркәм, үрнәк пар булып яшиләр.

- Ата-бабаларыбыз да бу бәйрәмне танышу, гомерлек яр сайлау урыны буларак билгеләгәннәр. Шуңадыр бездә ниндидер бер миссияне үтәү кебек ышаныч яши. Ходайга шөкер, санлашып, аңлашып, гаиләбез кадерен белеп яшибез, - дип сүзгә кушыла Юрий да.

Гомумән, Журавлевлар нәселендә дә, Марияләр гаиләсендә дә керәшен халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен үтәп, хөрмәтләп яшәргә күнеккәннәр. Һәр бәйрәмне алар мич ризыклары әзерләп, кунаклар чакырып матур итеп үткәрәләр. Әле шунысы да бар, гаиләдә тәрбияләнгән өч баланың иң төпчеге – Вероникалары нәкъ менә Питрау көнне дөньяга аваз салган, быел аңа 19 яшь тула. Моны Ходай кодрәте дими - ни дисең!

Ике уллары техника белән бәйле һөнәрләрне сайласа, Вероника быел педагогика көллиятен тәмамлаган, алга таба югары белем алып, балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә хезмәт итәргә җыена.

Гаилә башлыгы Юрий 30 елдан артык машина йөртүче булып көнне-төнгә ялгап эшли. Ә Мария Сарсаз-Баграж мәдәният йортында техник хезмәткәр буларак хезмәт куя. Мәдәният йортында эшли башлагач, аның иҗат мөмкинлекләре ачыла. Мария - авыл клубы каршында оешкан “Баграж буйлары” фольклор ансамбле солисты. Инде күп еллар дәвамында әлеге коллектив төрле фольклор бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулады, райондагы һәр чара диярлек алар катнашыннан башка узмый. Әлбәттә инде, “Баграж буйлары” - Питрау бәйрәменең күрке.

Менә шундый гореф-гадәтләрне саклап, керәшен мәдәниятенә өлеш кертеп яшәүчеләр алар Журавлевлар гаиләсе.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев