Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда флайборд шоу булачак

24 ел буе оештырыла торган “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә мондый экстремаль тамашаны бәйрәм кунаклары беренче тапкыр күрәчәк.

Флайборд шоу – экстремаль күңел ачу дөньясындагы яңалык. Чыгышның асылы спортчының аягына беркетелгән флайборд-платформада күл өстендә очышлар ясаудан тора.  Реактив  аша су чыгару ярдәмендә бу конструкция һавада хәрәкәтләнә башлый. Программа тулы булсын өчен спортчылар махсус костюмнар кия һәм музыка куллана.

Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивален бәйрәм итү кысаларында 16 июльгә флайбордтчыларның көндезге һәм кичке вакытта ике чыгышы планлаштырылган.

Төнге чыгышның үзенчәлеге - спортчылар светодиод костюмнарда чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда мәдәнияте фестивале уздырыла торган Тырлау аланында  12 мең квадрат метрлы мәйданны тәшкил иткән күл ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев