Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау җыенының 20 еллык тарихыннан

Питрау – гасырлар дәвамында традицияләргә тугрылык, ата-бабалар мәдәниятенә һәм дин-иманына олы хөрмәт күрсәтү үрнәге.

1999 ел.Питрау бәйрәме Җөри якларында беренче тапкыр зурлап уздырыла.

2000 ел. Җөрилеләр бәйрәмне кичке җыен рәвешендә оештыралар. Ул вакытта бәйрәмнең төп спонсорлары – Анатолий һәм Иван Ивановлар, Иван һәм Валерий Егоровлар, Николай Волков. Июль аенда Питрауны, гадәттәгечә, Албай авылында үткәрәләр.

2001 ел. Албай авылы халкы Питрауны унынчы мәртәбә үткәрә. Анда беренче тапкыр “Кряшен чибяре” (“Кряшенская красавица”) конкурсы оештырыла.

2002 ел. Питрау бәйрәме Җөри авылында үткәрелә башлый.

2003 ел. Питрау бәйрәмендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнаша.

2004 ел. Питрау бәйрәмендә Җөри янындагы Тырлау аланы авыл колоритын ала. Беренче тапкыр хатын-кызлар арасында гер күтәрү ярышы үткәрелә. Чемпион исемен Юкәче авылы кызы,16 килолы герне 54 мәртәбә күтәргән Ольга Смирнова яулый.

2005 ел. Җөридә уздырыла торган Питрауга Республика күләмендәге керәшен фольклоры бәйрәме статусы бирелә.

2006 ел. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы – Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Питрауга Париждан кунаклар килә. Дөрес, алар Франция вәкилләре булмый. Бәйрәмдә катнашучыларны Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районының Париж авылында оешкан “Чишмәлек” ансамбле сөендерә.

2007 ел. Тырлау аланында кунакта кабат Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов була. Дугалары бистәрләр белән бизәлгән ат арбаларына утырып, керәшеннәрнең күренекле вәкилләре Георгий Ибушев, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Григорий Сергеев һәм, шулай ук, Геннадий Макаров җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле Питрау мәйданынакерә.

2008 ел. Фестивальдә катнашучыларны өченче ел рәттән Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлый. Бу елны көрәш келәменә хатын-кызлар да чыга.

2009 ел. Бәйрәм кунаклары – Татарстан Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Фоат Комаров һәм Илдар Гыйльмутдинов. Фәрит Мөхәммәтшин мондый бәйрәмдә беренче катнашуын искәртә һәм җөрилеләрнең Питрауларына бөтенроссия статусы бирелергә тиеш дигән фикер белдерә.

2010 ел. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россиянең 45 төбәгеннән килгән иҗат йортлары җитәкчеләре бәйрәмнең абруйлы кунаклары булалар.

2011 ел. Питрау батырларына бирелә торган автомобильләрнең саны 3кә җитә. Җиңүчеләргә ике “четырнадцатый” һәм бер “семёрка” машиналарының ачкычлары тапшырыла.

2012 ел. “Кумырык-Дүсмәт-Транзит” коллективы үз яшьтәшләре булган “Буран әбиләре”ннән (“Бурановские бабушки”) калышмаска уйлыйлар. “Буран әбиләре” “Party for everybody” җыры белән “Евровидение”дә фурор оештырган елны, шул көйгә, безнекеләр Тырлау аланында “Питрау җитте” хитын башкаралар.

2013 ел. Питрауда беренче тапкыр “Димче Гөрпи почмагы” (“Уголок свахи Аграфены”) эшли башлый. 100дән артык кеше потенциаль кияү һәм кәләш анкетасын тутыра. Шул бәйрәм төнендә 40 пар кавыша.

2014 ел. Питрауга – 15 яшь! Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков була.

2015 ел. Питрау бәйрәменең хөрмәтле кунагы – Татарстан Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин: “Питрау – төрле милләт вәкилләрен берләштерә һәм дуслык җепләрен ныгыта торган бәйрәм”, – дип белдерә. Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән ансамбльләр үз яклары керәшеннәренең гадәтләрен, йолаларын чагылдырган кунакчыл йортлары белән халыкны таң калдыралар. Бу елны Питрауда Беларусия парламенты депутаты Николай Борщев катнаша.

2016 ел. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия финанс министры урынбасары Андрей Иванов катнаша. 17 елга беренче тапкыр Якутиядән делегация килә. Татарстанның 22 төбәгеннән һәм Башкортстан белән Чиләбе якларыннан фольклор коллективлар катнаша. Питрау бәйрәме барлыгы 60 мең кешене үзенә җыя.

2017 ел. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килә. “Кряшен чибяре” конкурсының бүләкләү тантанасында җиңүчегә күчмә корона бирелә, ә экс-чибәргә гомерлеккә махсус корона тапшырыла.

2018 ел. Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Питрау җыенына Башкортстан, Татарстан республикаларыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән 30дан артык керәшен фольклоры коллективлары килә.

2019 ел. Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург, Самара, Чиләбе һәм башка төбәкләрдән кунаклар килә. Төркия, Иран кебек чит илләрнең вәкилләре дә бәйрәмдә кунак булалар. Фестивальдә 50 ансамбль чыгыш ясый. Барлыгы 60 меңләп кеше җыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев